Яңалыклар

Күңелле мизгел

Яңа эш көне туу белән мин берсеннән-берсе матур планнар төзергә яратам. 29 ел буе шәһәребезнең 4нче мәктәбенә - сагынып көткән укучыларым янына ашыгам. Эш көне тәмамлангач, өйгә кайтып, яраткан газета-журналларны укырга керешәм. Беренчеләрдән булып “Зәй офыклары”на күз салам,мәгълүматлар белән танышып чыгам,кайсы журналист нинди теманы яктырткан - шуны ачыклыйм, республика, район яңалыклары белән танышам.

Газета-журналларга мәхәббәт балачактан килә. Әтием - Рәхимҗан Әхмәтҗан улын Спас районы Ямбакты совхозында иң алдынгы терлекчеләрнең берсе булганы өчен ”Казан утлары” журналына бушлай  бер елга яздырганнар иде. Әнием - Равия Габдрахман кызы гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләде.  ”Азат  хатын” журналын бик теләп яздыра иде. Өйдә әти-әни гәҗит корты булгандай, мин дә уйламастан шигырьләр ярата башладым, хәтта аларны язып караштыргалый идем. Район газетасы “Яңа тормыш”ка мәкаләләр язып, гонорар ала башладым. Мәктәпкә кирәк-яракны гонорар акчасына сатып алганымны бүгенгедәй хәтерлим.
Табадан төшкән газетаның буяу исен “Татарстан яшьләре”ндә күңелгә  сеңдереп калдым. Кая барсам да, газета-журнал укып, мәкаләләр, шигырьләр язып, каләмемне шомарттым.
Кайчандыр ”Зәй офыклары”на да канатланып килеп, журналист булып эшләп киткән вакытларым булды. Газетаны нигәдер үз иттем булса кирәк, 29 ел мәгарифкә тырышып хезмәт итеп, йөзләгән мәкалә яздым, шигырьләр иҗат иттем. Газета хезмәткәрләренә бары олы рәхмәтемне белдерәм. Кайчан барып кермә, редакциядә сине үз кешеләредәй җылы кабул итәләр. ”Татмедиа” АҖ оештырган бәйгедә икенче тапкыр бүләккә ия булуымда “Зәй офыклары” «гаепле». Зәй халкына, вакытлы матбугатка, аеруча “Зәй офыклары”бызга язылыгыз, укыгыз, даими материаллар языгыз, дип мөрәҗәгать итәм. Киләсе отышта нәкъ менә телевизор бәлки зәйлеләрне үз итәр...
 Рәшидә Җиһаншина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күңелле мизгел
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар