Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Күңелле старт"ларда Левченколар гаиләсе җиңде

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында Яңа ел каникулларныда төрле чаралар уздырыла. Паркның төрле почмакларында үзеңә ошаган шөгыльне табарга була: болар- таудан шуу, хоккей уеннары, скандинавия йөреше, саф һавада күңел ачу...

4 гыйнварда паркта “Зәй” спорт мәктәбе тренеры Рәйсә Галимова  “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип исемләнгән күңелле стартлар үткәрде.  Ярышларда 10 гаилә катнашты.  Ике сәгать дәвамында гаиләләр спорт уеннарында ярышты. Уен нәтиҗәләре буенча Левченколар гаиләсе беренче урынга лаек булды,  Фирстовлар – икенче, Матвеевлар өченче урында.  Барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр әзерләнгән иде, соңыннан барысы бергә өстәл  артында чәй эчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев