Зәй офыклары

Күңелләрдә исемнәре уелган

Районыбызның мәгариф ветераны Габделхак Искәндәров турында истәлекләр.

Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди безнең халык. Бигеш зиратында мәгариф ветераны Габделхак Искәндәров каберенә куелган истәлек тактасы зиарат кылучыларның игътибарын җәлеп итә. “Чын укытучы булу өчен ике тапкыр туарга кирәк. Сез шундыйларның берсе - Искәндәров абый”, диелгән анда. Димәк, аны укучылары куйган.
Кем булган соң ул шулай укучылары хөрмәтен яулаган Габделхак Искәндәров? Әлеге юллар безне  эзләнүләр, сорашуларга этәрде.
Баксаң,  ул Кәрәкәс авылында кечкенәдән әнисез үскән, үз тырышлыгы белән белем алып, гомерен мәктәптә математика укытуга багышлаган, һәр башлангычта беренче булган Габделхак Исхак улы икән.
Башы яхшы эшләгән яшүсмер  VII класстан соң хезмәт юлын “Мәгариф” колхозында хисапчы  булып  башлый. Бөтерчек кебек кечкенә буйлы, борчак кебек тере күзле яшүсмернең счет төймәләрен оста  тартуы, зиһенле булуы колхоз рәисен дә сокландыра. Тик Минзәлә педагогия училищесы директоры булган Салих абыйсы аның әлеге юлдан китүен өнәми.   Аны җитәкләп үк Алабуга педагогия техникумына укырга илтә. Математикадан имтиханны җырлап бирә ул. Рус теленнән сынау бирү кыенлыгын да ишарәләр белән оста ерып чыга җор телле авыл малае.
Уку үтә җиңел бирелә аңа. Техникумны тәмамлап, Бигеш мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә кайта. Ликбез еллары... Егет кичке мәктәптә укытырга да вакыт таба: үзе укыткан сары бөдрә чәчле  Фәрхидогага күзе төшкән була, күрәсең, бөтен класс алдында  җыр җырлап, гомерлек юлдашым  бул, дип аңа тәкъдим ясый. Тәвәккәл  егет, кызның әти-әниләре ай-ваена карамыйча, үз дигәненә  ирешә. Искәндәровлар гаиләсенә яшәргә мәктәп өен бирәләр.  

Тыл тыныч дигән сүз түгел
Бөтен тормыш агымын тамырдан үзгәрткән, тормышны фронт һәм тыл дигән ике категориягә бүлеп, яше-картын коточкыч сынаулар, авырлыкларга дучар иткән ул сугышның бөтен фаҗигасе, чынбарлыгын без, бүгенге буын, бөтен тулылыгы белән күзаллый алмыйбыз. Габделхак Искәндәров тылның бөтен авырлыгын, михнәтен укучылары, халык белән бергә күтәрә. Тумыштан зәгыйфь булу сәбәпле, сугышка алынмый ул. Тылда төптән җигелергә туры килә: ул әтиләре сугышка китеп, ач-ялангач калган балаларны укыта, эшкә өйрәтә, фронт өчен дип, колхоз басуларында алар белән эшли.
Мәктәп салкын. Дәреслекләр юк.  Моннан тыш, авылдан-авылга йөреп агитация эшләре алып барулар, клуб, басуларда фронт хәлләрен аңлатулар...
- Бишәр бала белән калып, ачтан шешенгән тылда хезмәт куючылардан заем яздырып, салым җыеп йөргәннәрен ачынып сөйли иде әти, - дип сөйли  кызы Рәйсә.
Нишлисең, фронт өчен, җиңү өчен кирәк дип, ышанып эшләгәннәр. Үзләре ач булса да, ашлык соңгы бөртегенә кадәр элеваторга озатылган. Менә шул авыр чакта укытучылар халыкның рух ныклыгы, ышанычын саклап калырга омтыла.
Сугыштан килгән хатларны укытырга Габделхак янына хәтта күрше авыллардан  да киләләр. Чөнки латинча язылган хатларны ул гына укый ала, авыл яңалыклары белән аларга хатлар яза. Яраланып кайткан солдатлар  да Габделхак янына килеп,  фронт хәлләрен  сөйли.
Шул рәвешле, Габделхак сугыш елларында авырлыкны халык белән бергә күтәрә,  авыл халкының ышанычы, терәге, киңәшчесе санала.  Сугыш һәм аннан соңгы елларда ул  укыту буенча директор урынбасары була. Сугыштан соң да җиңеллек килми әле. Халык хуҗалыгын аякка бас-тыру зур көч, матди ресурслар сорый...  Фәрхидога белән Габделхак  Искәндәровларның сугыш елларындагы каһарманнарга тиң хезмәтләре «Тылдагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бәяләнә.                         

Менә ичмаса укытучы!
Белемгә омтылышы көчле  Габделхак Искәндәров читтән торып педагогия институтын тәмамлый,  ел саен укытучылар белемен күтәрү институтында белем өсти, яңа алымнар өйрәнә, “Совет мәктәбе” журналындагы мәкаләләрне эшендә куллана.
Укытучының эше тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Дәресләрдән тыш, алар авыл саен ата-аналар җыелышлары үткәреп, лекцияләр укып, концерт-спектакльләр куйганнар. Ә гаиләдә берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән тугыз җан...
Габделхак Исхакович - бала җанлы укытучылардан. Ул укучылар белән табигатькә чыгулар оештыра - аларны тарлауга, чишмәгә алып барып, төрле уеннар уйната, көрәш-бәйгеләр уздыра, шигырьләр сөйләтә, учак ягып бәрәңге пешереп ашата, тальян гармунда уйнап биетә, күңелләрен күтәрә.
-Барлык балалар чабата кия иде, ә минем аякта - галуш. Минем дә чабата киясе килә, дигәч, әти миңа чабата үреп бирде, тик мин аны югалттым, - ди  кызы Рәйсә.    
Менә ничек балалар күңелен күрә белүче булган ул. Гаилә башлыгы балаларына хезмәт тәрбиясе бирүгә зур әһәмият бирә. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, умарта тоталар. Умарта аерткан көн – авылда бәйрәм. Күрше-тирәләр  чәй эчәргә чакырыла, бала-чагага табын ишегалдында әзерләнә. Авыл малай-кызларының ул көнге шатлыгының иге-чиге булмый!  Ә менә умартачы ул-кызларының өлкән кешеләргә тәлинкәгә салып бал таратып йөрүе - матур тәрбия чарасы.
Авылда нинди дә  булса яңалык  Искәндәровлардан чыга торган була. 50нче елларда  Габделхак ага радио (наушник белән тыңлый торган) алып кайтып, авыл халкын шаккатыра. Аннан ул аккумулятор белән эшли торган радио юнәтә, аны инде халык наушниксыз да тыңлый. Кичләрен исә аларга авыл зыялылары - укытучылар, шәфкать туташлары җыелып, домино сугалар. Базарга килүчеләр дә Искәндәровларга тукталмыйча калмый:  чәйләр эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар. Кайберләре хат укыта, хат яздыра, беришләре чәч алдыра.
Искәндәровларга киң күңеллелек хас:  Бигешкә килгән укытучылар беркавым аларда фатирда яшәп, аннан башка чыгу гадәте була. Әлеге укытучылар  барысы да Искәндәровларга рәхмәтле.
Габделхак Искәндәров җәмәгать һәм  авыл Советы эшләрендә дә актив катнаша. 1959 елгы җанисәп алуда катнашып, ул СССРның  “Халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре  өчен” медале, намуслы, нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Дипломнар  белән бүләкләнә. Үз эшенең остасы булган Габделхак Исхаковичны укучылары яратып, үз итеп,  “Искәндәров абый”, дип йөртә.
 -Аның дәресендә чебен очкан гына тавыш ишетелә иде.  Беркайчан тавышын күтәрмәде, ачуланганда да җор теллелеге белән киеренкелекне йомшарта иде, – ди  укучылары.
Математикадан көчле укучыларга аерым игътибар бирә: алар белән дәрестән соң шөгыльләнә (хәзер репетиторлык, диләр). Математика - төгәл фән, ул бөтен укучыга да җиңел бирелми, тырышып укыган бала аны ничек тә үзләштерә ала. Ә билгене бик объектив куя. Тырышып «өчле» алган укучы белән беррәттән ничек инде ялкавына да шул билгене куйыйм, ди торган була.
Аның күп укучылары математика юнәлеше буенча китә, шактыйлары төрле уку йортларында  югары белем алып, дәрәҗәле постлар били.  Алар – Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты, академик, профессор Мансур Хәсәнов,  педагогика фәннәре кандидаты Мансур Гыйльмуллин, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Равил Низамов, Нурлат районы газетасы редакторы, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Хатыйп Нәбиуллин, запастагы полковниклар  Рифкать Йосыпов һәм Марат Гобәйдуллин һ.б.лар. “Искәндәров абый”ларына шигырь язып  юллаучылар да була.   Каникулга кайткан укучылар яраткан укытучылары  янына кермичә калмый.

 Тугыз бала, тугыз җан...
Гаиләдә тугыз бала - Әминә, Рәйсә,  Фаяз,  Альфира, Раяз, Раушан, Раушания, Альмира, Ләйлә үсә. Күпбалалы  Фәрхидога апа лаеклы рәвештә I, II, III дәрәҗә  “Ана даны” орденнары, ике дәрәҗә  «Ана» медале белән бүләкләнә.
Ата-ана балаларына тиешле тәрбия, югары белем бирергә тырыша. Тик Габделхак белән Фәрхидога икесе дә бакыйлыкка иртәрәк күчә, кечкенәләренә ул чакта бары 18 яшь була. Әтиләре үлгәндә Раушан Казан медицина институтында укый.  Аннан Раушания, Альмира мәктәптән соң институтларга юл ала. Аларны  өлкән апа-абыйлары бергәләп укыта, кеше итә. Гаиләдәге төпчек  кыз Ләйлә мәктәпне тәмамлагач, әнисе янында калып, аны тәрбияли. Әниләре вафат булгач, Казан педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. Әнисенең хәер-фатихасын алган Ләйлә ике ул үстереп,  аларга югары белем алырга ярдәм итә. Ләйләнең улы - Габделхак абый оныгы Америкада Microsoft компаниясендә программист булып хезмәт куя.   Шул рәвешле, Искәндәровлар үзләреннән соң белемгә омтылучы, тырыш, бер-берсе өчен җан атучы лаеклы алмаш калдыра. Зурраклары кечерәкләрен үз канаты астына алып кайгыртып, гаилә традицияләрен дәвам итеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Фаяз гомере буе энергетика өлкәсендә хезмәт куя - Татарстанның атказанган энергетигы, аның кызы Фәридә кооперация институтын тәмамлый.  Оста куллы Раяз күп кенә район хуҗалыкларында  җылыту системасы ясап, аларга  җан җылысын салып калдырды. Кызганыч,   Фаяз белән Раяз мәрхүмнәр инде.  Рау-шан Чаллы тубдиспансерында баш табиб булып эшләп, Россиянең “Сәламәтлек саклау отличнигы”, Татарстанның атказанган табибы  исемнәренә лаек булды. Уллары  Айдар – республика балалар клиник хастаханәсендә бүлек мөдире, Илдар - медицина фәннәре кандидаты, Казан  медицина университетында белем бирә. Рәйсә - район кулланучылар җәмгыятендә җитәкче урыннарда эшләп, югары дәүләт бүләкләре алган хезмәт ветераны.  Аның кызы Венера Шакирҗанова - республика Икътисад  министрлыгында, улы Эдуард  энергетика тармагында эшли. Әминә апалары – мактаулы төзүче, хезмәт ветераны (күпсанлы Мактау грамоталары арасында иң зурысы СССР энергетика һәм электрофикация министры Петр Непорожный кулыннан алынганы). Ул,  өч кыз үстереп, аларга югары белем бирде: кызы Сәрия –балалар табибы, Ләйсирә – төзүче, Лилия  - банк хезмәткәре. Альфира - хисапчы, соңгы 35 елын “Сельхозтехника” оешмасында  хисапчы булып эшләде. Балалары Марат һәм Зөлфия  әниләре һөнәрен дәвам итә. Раушания - төзүче, аның  уллары Рафаил белән Марсель - югары белемле  энергетиклар, төзелеш тармагында хезмәт куялар.  Альмира башкарма комитетның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге сәркатибе, кызы Дамира  - берничә югары уку йортын тәмамлап,  район үзәк дәваханәсендә психолог.
Шул рәвешле, өлкәннәр юлын оныклар дәвам итә: алар институтларда, аспирантураларда укыйлар, төрле тармакта хезмәт куялар,  тырыш хезмәтләре белән үзләрен таныталар. Иң мөһиме, яшь буын әти-әниләре, әби-бабалары истәлекләре, гадәтләрен  саклап яши. Гадәт буенча,  һәр биш ел саен  бергәләп җыелып, походка чыгалар. Әтиләре исән чакта балалары белән шулай табигатькә чыгып, яраткан Фәрхидогасының туган көнен кызыклы итеп үткәргән.
 Искәндәровлар  бүгенге көндә барысы бергә җиде дистәдән артык. Менә шундый  зыялы, саллы, бердәм, сокланырлык  нәсел...
Җиңүнең 75 еллыгы  алды көннәре белән яшибез.
-Сугыш ветераннарын хөрмәтләгәндә, тылда каһарманнарча хезмәт куйганнарны да искә алып, авылларда исемнәре язылган монументлар эшләнсен иде, -дигән теләктә  Рәйсә апа.  
Әйе,  сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда каһарманнарча, намуслы хезмәт куйган педагог Габделхак Искәндәров кебекләрнең исемнәре мәңгеләштерүгә бик лаек.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: