Зәй офыклары

Күңелләрдә мәңге сакланыр

13 июньдә хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, туган як тарихын өйрәнүче Семен Михайлович Гудошников арабыздан китте.

Соңгы ун елда Семен Михайлович туган як тарихын өйрәнү музее белән тыгыз элемтәдә булды, безгә эзләнү эшләрендә зур ярдәм күрсәтте.Аның ярдәме белән без егерменче гасырның икенче яртысында Зәй шәһәре һәм районы тарихының кызыклы фактларын, данлыклы төзүчеләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы  тармакларында эшләүчеләр, КПСС райкомы, горкомының беренче секретарьләре,  халык депутатларының район һәм шәһәр Советы рәисләрен белдек.

Семен Михайлович музейга күп кенә тарихи әһәмияткә ия документлар, фотолар тапшырды. Авыру булуга  карамастан, ул безнең белән элемтәне өзмәде, теге яисә бу документны эзләүне ничек оештыру кирәклеге, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау эшен камилләштерү, атаклы зәйлеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча киңәшләрен бирде.

Семен Гудошниковны шәһәр-районда белмәгән кеше юктыр.Ул иҗтимагый тормыштан бервакытта да читтә тормады. Семен Михайлович үзенең кече Ватанын яратты, анда яшәүчеләр ихтыяҗларын кайгырту юнәлешендә уйлаган планнарын тормышка ашыруда каршылыклар килеп чыккан очракта да туктап калмады, алга барды, сүздә генә түгел, эш бәлән җавап бирүче фикердәшләр тапты.

Семен Михайлович Гудошников 1939 елның 19 сентябрендә Төги авылында туган. Хезмәт юлын җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Энгельс исемендәге колхозда көтүче ярдәмче буларак башлый. 1960 елда ул Ямаш авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлый.1960-1962 елларда Казахстанның Караганда өлкәсендә җирәм җирләрне үзләштерүдә тракторчы булып эшли, җәмәгать башлангычында совхоның комсомол оешмасы  секретаре була. 1961 елда партиягә керә.

1962 елның октябрендә Семен Михайлович Зәй районына әйләнеп кайта һәм шул вакыттан аның барлык хезмәт юлы биредә үтә. Ул «Рассвет» колхозының комсомол оешмасы секретаре, «Искра» колхозының партия комитеты секретаре вазифаларын башкара. Читтән торып Алабуга культура- агарту училищесын тәмамлый, 1965-1969 елларда Горький югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, ул Щлмәт районының Акташ совхозы партия оешмасын җитәкли.1979-1987 елларда Семен Михайлович Зәй автоагрегат заводында кадрлар һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара.1987 елда аны урман хуҗалыгы партия комитеты секретаре итеп сайлыйлар.Ул монда өч елдан артык эшли.

1991 елда Зәй мәшгульлек үзәге директоры итеп билгеләнә. 90нчы авыр елларда ул республика бюджетыннан эш эзләүче күчеп кайтучыларга 16 коттедж төзү өчен средстволар алуны хәл итә.Соңрак әлеге төзелешнең кураторы була.

1999 елның 20 сентябрендә Семен Михайлович лаеклы ялга чыга һәм  бөтен эшчәнлеген җәмәгать эшләренә бирә. Ул район башлыгы каршындагы өлкәннәр советы җитәкчесе, ветераннар советы президиумы әгъзасы була, 2016 елдан – Зәй керәшен җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Семен Михайлович тырышлыгы белән Төги һәм Яңа Маврин авыллары зиратлары киңәйтелде, Төгидә “Күз суы” чишмәсе төзекләндерелде, аның эскизы буенча Яңа Мавринда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды.

Ул автоагрегат һәм урман хуҗалыгында предприятиеләрнең музеен ачуда зур эш башкарды. КПССның Зәй район комитетының беренче секретаре Җәүдәт Әхмәтҗанов һәм якташ язучыбыз Гурий Тавлинга истәлек такталары аның башлангычы белән куелды.

Семен Михайлович үзеннән соң матур эшләр калдырды. 2010-2012 елларда ул Яңа Маврин авылында урман - парк зонасы булдырды: буш яткан җиргә үз куллары белән 700ләп агач утыртты. Әлбәттә, ул Зәйдә мактаулы гражданин институтын яңадан кайтаруга иреште.

Семен Михайлович “Хезмәт ветераны” медале, Россия Федерациясе дәүләт мәшгульлек хезмәтенә 20 ел” күкрәк билгесе, Казахстан комсомол Үзәк Комитеты һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт министрыгы Мактау грамоталары белән белән бүләкләнә.

Семен Михайлович Зәйдә яшәде.Тормыш иптәше Фаина Николаевна белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Оныклады да инде үсеп җитте.

Без аның вафатын тирән кайгы белән белдерәбез,тормыш иптәше, балалары һәм якыннарының тирән кайгысын  чын күңелдән уртаклашабыз. Ул безнең күңелләрдә чын дус, зирәк остаз, үз төбәгенең патриоты буларак сакланыр.

Туган як тарихын өйрәнү музее коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: