Зәй офыклары

Күңелләрдә яши Тукай

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта безнең күңелләребезгә яраткан шагыйребез Тукай килеп керде. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары 8 генә ел иҗат иткән. Шулай булса да, гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә, үсеп буйга җиткәндә һәм җиткәч тә, ана назын татырга өлгермәгән Габдулла Тукай үзенең гаҗәеп сизгер, нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер, үзенең сабый чакларын еш исенә төшерә торган булгандыр... Югыйсә, балалар дөньясын нечкәләп белеп, аларны якын итеп, кешелекле, эшчән, белемле, тәрбияле булып үсүләре өчен тирәннән кайгыртыр идеме!
“Балаларның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен”, - ди Тукай. Ул балалар өчен күп санлы әсәрләр иҗат итә, җыентыклар бастырып чыгара. Аның балаларга бүләк итеп калдырган әсәрләренең кыйммәте искиткеч зур.
Әле укый белмәгәндә, әнием кич йокларга яткач, Тукай әкиятләрен сөйли иде. Аларны тыңлаганда “Кәҗә белән Сарык” әкиятендәге кәҗә белән сарыкка ярдәм итәргә теләп офтанып ятулар, Су анасы тәрәзәсен шакыган малайны кызганулар, “Шүрәле”дәге егетнең зирәклегенә хәйран калулар...
“Укылмак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр”, - дигән Тукай, балаларда белем алуга теләк уятырга омтылып. Һәм үзенең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен балаларга тәкъдим итә. Шигырьдәге малай – үз сүзендә нык торучан, акыллы, инсафлы, тырыш. Балаларда шул малайга охшарга тырышу теләге уяна. Абыем Илшат мәктәптә укыганда дәрес әзерләргә яратмый иде. Көннәрдән беркөнне мәктәптәп кайтып ашагач та, дәресенә утырды ул. Кич белән ул безгә бу хәлнең серен чиште. Шул көнне алар дәрестә Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен укыганнар икән. Бу әсәр тәэсир иткән икән аңа.
Баскан туфрагыңның газизлеген ачкан, туган авылыңның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләреңне ачкан “Туган авыл” шигыре ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган. Әлеге шигъри юллар кайсыбызның гына күңелен җилкетмәгән, җирсу, сагыну хисе уятмаган?!
“Кызыклы шәкерт”, “Эшкә өндәү” шигырьләре тырыш булырга, ялкауланмаска өйрәтә. Кечкенәдән тырыш булсаң, картайгач җиңел булуын кисәтә. “Су анасы” әкиятендә Тукай балаларга алдашмаска, кеше әйберсенә кагылмаска, кечкенәдән гел дөрес сөйләргә киңәш биргән. Балаларда кечкенәдән табигатькә, хайваннарга, кош-кортларга мәхәббәт тәрбиялисең килсә, рәхәтләнеп Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә була. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларым белән Җиңү бульварында йөрибез. Бер кечкенә кыз чәчәклектә ятьмә белән күбәләкне тотарга теләп, куып йөри. Айзилә исемле кызым аңа карап торды да: “Гөлшат апа, күбәләкләрне тотарга ярамый бит, нигә ул аларны куа? – ди. “Әйе, Айзилә, ә син аны каян беләсең?” – дим. “Сез бит үзегез безгә Тукай абыйның шигырен укыдыгыз”, - ди.  Менә бит, дүрт яшьлек сабыйга да уңай йогынты ясаган “Бала белән күбәләк” шигыре. Сөендем.  Бишек җырларында тирбәләп, Тукай шигырьләреннән, әкиятләрен тыңлап-укып, “Туган тел”не җырлап үскән бала берничек тә начар була алмыйдыр ул.
Халкыбызның күпме моңнарын үз эченә алган аның шигърияте! Укыйм да хәйран калам, эчемнән генә “Әллүки”не көйли башлыйм. Аларга татарның бөтен үткәне, күз яшьләре, бөтен зары сыйган. “Туган тел”не генә алыйк. Зур бәйрәмнәр хәзер дә шул җыр белән тәмамлана. Бер карасаң, һич кенә дә гимн түгел, күңелне дә күтәреп җибәрми, киресенчә, уйландыра. Әмма шул сүзләрдә никадәр тәрбияви әһәмият, туган телеңә карата хөрмәт уяту сәләте бар. Миңа калса, дөньядагы иң маңкорт адәм дә аягурә басып бу җырны тыңлагач, үзенең ана телен белмәвенә үкенеп куядыр.
Тукай иҗаты бишектәге сабыйга да кадерле, ир уртасы да аның акыллы фикерләренә таяна, илһамланып яши, хәтта намаз картына да таяныч ул. Тукай эзләренә битарафлык чирәмен үстермәү үзебездән тора. Сабыйларыбызны шул шигъри бишектә, шул мәдәни мохиттә тәрбияләп үстерсәк, туган телебезне сакласак, Тукай иҗатын һәрдаим пропагандалап мәдәни чаралар уздырсак, асыл мирас югалмас.

Гөлшат Әгъзамова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: