Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кем хаклы: сатып алучымы, сатучымы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина аңлатма бирә.

Шәһәр базарындагы сәүдә ноктасында бер ханым сапоги сатып алганнан соң, икенче урында тагын да яхшырак модель күреп, алган товарын сатучыга кире кайтарырга уйлый. Тик аның үтенечен сатучы кире кага. Бу очракта кем хаклы, сатып алучымы яки сатучымы?

 Закон нигезендә кулланучыга азык-төлек булмаган товарны, аның  формасы, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәгән очракта,  шундый ук товарга алыштыру хокукы каралган. Бары тик сатып алучыга ошаган товар булмаган очракта гына аның акчасы кире кайтарылырга тиеш.

 Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев