Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатының бишенче көнендә, 28 июльдә, 3 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә медаль ияләрен ачыклый. Су спорт төрләре сараенда иртәнге сәгать 10да 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу этабында ир-атлар чыгыш ясый. Кичен сигезенче яртыда финал ярышлары башлана....
Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатының бишенче көнендә, 28 июльдә, 3 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә медаль ияләрен ачыклый.
Су спорт төрләре сараенда иртәнге сәгать 10да 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу этабында ир-атлар чыгыш ясый. Кичен сигезенче яртыда финал ярышлары башлана. Россиядән Евгений Кузнецовның пары - Олимпия чемпионы Илья Захаров.
Көндезге сәгать 3тә Су спорт төрләре сараенда бер метрлы каланчадан суга сикерүләр буенча хатын-кызлар финалы старт алачак. Җиңүгә төп дәгъвачы Кытайдан Олимпия чемпионы - Хэ Цзы. Кытай кызы Хэ Цзыга алтын өчен көрәштә 15 тапкыр Европа чемпионы Италия спортчысы Таня Каньотто төп көндәш булыр.
Көндезге сәгать 12дә медальләрнең өченче комплекты "Казансу"да хатын-кызлар арасында 10 километрга ачык суда йөзүдә уйнатылачак.
Ярышларның 4 көненнән соң Казанга килгән ил җыелмаларының 9ы төрле дәрәҗәдәге медаль яуларга өлгерде инде.
(intertat.ru сайтыннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа