Зәй офыклары

Кемдер барыбер җавап тотачак

2014 - 2015 елларда транспорт чараларын балигъ булмаган балалар исеменә теркәү очраклары барлыкка килде. Бу ситуация РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча 16 яшькә җитмәгән затларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарта алмау белән катлаулы. Агымдагы елда республикада 50 транспорт чарасы балигъ булмаган балалар исеменә теркәлгән. Әти-әниләр юл...

2014 - 2015 елларда транспорт чараларын балигъ булмаган балалар исеменә теркәү очраклары барлыкка килде. Бу ситуация РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча 16 яшькә җитмәгән затларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарта алмау белән катлаулы. Агымдагы елда республикада 50 транспорт чарасы балигъ булмаган балалар исеменә теркәлгән. Әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыктан качу өчен шулай эшлиләр. Мәсәлән, Бөгелмәдә яшәүче берәү 11 һәм 5 яшьлек балаларына өч транспорт чарасы - "Хонда Голдвин" мотоциклын һәм "Лада-212140", "Хундай Санта Фе" автомобильләрен терки. Әлеге балигъ булмаган затларга карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен фото һәм видеофиксация чаралары тарафыннан теркәлгән 46 карар чыгарылган (32000 сумлык). Әмма бер карар буенча да штрафлар түләнмәгән, транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланмаганга күрә, суд карары нигезендә алар гамәлдән чыгарылган.

Бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсенең автоматик фиксацияләү үзәге хезмәткәрләре әлеге төр административ хокук бозу очраклары буенча тиешле затларга карарлар әзерли.

Ленар Сафиуллин,

район ЮХИДИ башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: