Зәй офыклары

Кеше китә, җирдә эзе кала

ТАССР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты Шәһиморза Шәвәлиевне зәйлеләр матур башлангычлары белән хәтерли.

Аксарның үзенә генә хас “Алмагач чәчәк атканда” бәйрәмендә авыл халкы алма бакчасы булдырган элекке колхоз рәисе  Шәһиморза Шәвәлиевне җылы итеп искә ала. Моңа өстәп ул  ил-көнгә алты ул үстерә, йорт сала. Намуслы, тырыш хезмәте белән район һәм аннан читтә дә таныла. ТАССРның үткәне әлеге ватанпәрвәр рәис  һәм ул җитәкләгән хуҗалыкта ачык  чагыла.
ТАССР Югары Советының
беренче
чакырылышы

ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар 1938 елда уздырылып, аңа 143 депутат сайлана. Аларның 41е - эшче, 52се - колхозчы, 50се  интеллигенция вәкиле һәм хезмәткәрләр була. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында Аксар авылыннан якташыбыз  Шәһиморза Шәвәлиев та бар. Депутатлар халык хуҗалыгы планнарын, республика бюджетын раслыйлар. Дәүләт хакимияте, идарәсе һәм хөкем органнары эшен оештыралар һәм контрольдә тоталар. Халыкларның мәдәни традицияләренә бәйле мәсьәләләрне чагыштырмача мөстәкыйль хәл итәләр. ТАССР Югары Советы елъязмасы 1930 ел сәяси репрессияләр, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары, җимерекләрне төзәтү, күтәрелеш чорын, бөтенсоюз дәрәҗәсендәге төзелешләрне колачлый.

Тракторчы-комбайнчылар бәйгеләре җиңүчесе
 
Шәһиморза Шәвәлиев тумышы белән (1910 елгы) Аксар авылыннан.  Бабалары, әтисе ул чор өчен хәлле кешеләр була. Алар моңа үз тырышлыклары белән ирешәләр. Бу сыйфатлары аларның улларына да күчә. Шәһиморзаның  яшүсмер еллары колхозлашу чорына туры килә. Әтисенең  иген игү осталыгы улын  күмәк хуҗалыкта нәтиҗәле эшләргә этәрә. Шулай итеп, Шәһиморза  колхозда егет-кызлар арасында  актив оештыручы булып таныла.
Колхозга беренче тракторлар кайткан чор... Шәһиморзага зур өмет баг-лап, аны Бөгелмәгә  тракторчылар курсына укырга җибәрәләр.  Егет курсларны яхшы тәмамлый һәм беренчеләрдән булып  «тимер ат»ка утырып, туган авылында җиң сызганып эшкә керешә.  Бер урында таптана торганнардан булмый ул: техниканы өйрәнә, эзләнә, җир эшкәртү  серләренә төшенә. Болар нәтиҗәсе буларак, ул норманы арттырып үти. Тракторчылар арасында оештырылган бәйгеләрдә катнаша. Республика тракторчылар бәйгесендә  берничә мәртәбә зур күрсәткечләргә ирешә. Моның белән ул Зәй районы данын таныта. Җитәкчелек  аңа МТСка кайткан комбайнны ышанып тапшыра.  Комбайн белән эшләүдә дә сынатмый: комбайнчылары арасындагы бәйгеләрдә үзен уңышлы  сыный.  1938 елда  республика комбайнчылары арасында оештырылган  бәйгедә иң югары күрсәткечкә ирешә. 1939 елда Мәскәүдә И. Сталин, М. Калинин һәм илнең башка җитәкчеләре катнашында Бөтенсоюз алдынгы тракторчы-комбайнчыларның киңәшмәсе уздырыла. Шәһиморзага исә  анда делегат булып катнашырга туры килә.

Шанлы сугыш
еллары...

Ул сугышка кадәр МТСта бригадир, механик булып хезмәт куя. Биредә эшләгән ир-егетләр бер-бер артлы сугышка алына. Ә алар урынына хезмәт вахтасында хатын-кызлар кала. Шәһиморза исә кечкенәдән аягын имгәтү сәбәпле, фронтка алынмый. Шул рәвешле, яшь ир-ат  гүзәл затлар, яшүсмерләр “командиры” була: аларны тракторчылар курсында укытып, механизатор һөнәренә өйрәтә. Хатын-кызлардан тракторчылар бригадасы оештырылып, алар иген игүдә катнаша.  Сугыш елларында тылдагылар «Барысы да фронт өчен» дигән шигарь астында аяусыз эшлиләр.

Дәрәҗәле күргәзмәдән – “Москвич”
машинасында

Сугыштан  соң  дүрт ел узгач, Шәһиморза Шәвәлиевне “Кызыл Октябрь” колхозына рәис итеп билгелиләр. Рәис җиң сызганып эшкә керешә һәм эшне хуҗалыкта тәртип урнаштырудан башлый. Иң мөһиме - ул  эшчәнлегендә колхозчыларның яшәешен  яхшыртуны алга сөрә. Авылда ирләре сугыштан кайтмаган толлар күп була. Әлеге гаиләләргә беренче эш итеп йорт салуда булышлык итә. Аксарда йорт салганда бөтен авыл халкы өмә оештыра торган була. Техника исә бушлай кулланыла. Чоры өчен болар биниһая зур ярдәм була. Өстәвенә, колхоз район мәдәният йортын төзүдә дә булыша.  
Хуҗалыкта продукция җитештерү нык үсә. Әлеге күрсәткечләр белән колхоз районда гына түгел,               республика, илкүләмендә дә уңыш-казанышларга ирешә.
Кыю рәвештә алга барган “Кызыл Октябрь” колхозы СССРның  Бөтенсоюз халык казанышлары (ВДНХ) күргәзмәләрендә даими катнашып, өч алтын, дүрт көмеш медальгә лаек була.   1955 елда Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе карары белән Шәһиморза Шәвәлиев колхозны югары күрсәткечләргә ирешүгә китергәне өчен “Москвич” машинасы белән бүләкләнә. Шулай итеп, якташ дәрәҗәле күргәзмәдән җиңел машинада җилдереп кайта.

Менә ичмаса төзелеш
бригадасы!

Колхоз рәисенең фикердәшләре - бригадир, ферма мөдирләре башлыча Бөек Ватан сугышы  ветераннары була.  Бригадирлар Нәбиулла Гайфуллин, Ясәвил Таҗиев, Ильяс Зиннәтов, Әхмәтхан Шәйхиев һ.б.лар - аларда оештыру сәләте көчле була. Алар колхоз рәисе белән хуҗалык үсешенә зур өлеш кертәләр. Бу елларда рәис эшчәнлегендә Аксар кешеләренең тормышын яхшырту, яңа йортлар, терлекчелек фермалары төзүне өстенлекле юнәлеш итә.
-Әти ул елларда унбиш кешедән торган төзелеш бригадасы оештырды. Аларның бригадирлары сугыш ветераннары Котдус Гыйләҗиев, Гайнетдин Борһанов булды, - ди Шәһиморза аганың улы Рифкать абый.
Колхоз идарәсе колхозчылар йортларын яңарту һәм төзү буенча бишьеллык план төзи. Ел саен дистә йорт төзү бурычы куела. Хисап җыелышларында ел саен кемгә йорт салу кирәклеге ачыклана һәм аларга йорт салына торган була.  Колхозга диләнке бүленеп бирелә, кышын  бүрәнә әзерлиләр, язын исә авыл халкы бура бурап, җәен йортлар төзи. Шулай итеп, ун ел эчендә авыл йөзе танымаслык булып үзгәрә. 1955 елда Аксар  республикада иң төзек торак пункт бәйгесе җиңүчесе була.
- Шәһиморза Шәвәлиев колхоз белән җитәкчелек иткәндә миңа җиде яшь иде, шулай да бераз хәтерлим.  Үзем колхоз рәисе булгач,  XXI партсъезд исемендәге  (элекке “Кызыл Октябрь”) колхозны, гадәттәгечә, барлык тармаклар буенча  алга чыгарырга тырыштым. Бу башлангыч башында Шәһиморза ага торганны яхшы аңлый идем, шуңа да аның эшен дәвам итәргә теләдем, - ди Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүзә ханым Миңнуллина.

Алма бакчасында - Сабантуй

Аксарның алма бакчасында  Сабантуй урыны - районда  иң матур урыннарның берсе. 1955 елның сентябрь аенда колхоз рәисе Шәһиморза Шәвәлиев тәкъдиме белән идарә утырышында яшелчә бакчасы янында биш гектар мәйданда алма бакчасы утырту турында карар чыгарыла. Шәһиморза Шәвәлиев Минзәлә районы «Дружба» колхозына таныш колхоз рәисе В. Кос-тин янына киңәшкә бара. «Дружба» колхозының  республикада иң зур алма бакчасы белән танылган еллары... В. Костин якташ гозерен кире бормый: бакча өчен  алмагач үсентеләре бирә. Алма бакчасы бригадиры итеп Исмәгыйль  Талипов билгеләнә һәм җир әзерләү, утыртыласы алмагач рәтләрен, чокырларын булдыру, черемә кертү һәм башка эшләр эшләнә.
-Безне В. Костин җылы каршы алып, алма бакчасын күрсәтеп йөрде, минем андый зур алма бакчасын күргәнем юк иде, сокланып карап йөргәнем әле дә хәтеремдә. Ул безгә җиде төрле сортта алмагач үсентеләре сайлап бирде. Алма бакчасын утыртуда күбесенчә яшьләр  катнашты. Буласы бакчаның көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш ягына төрле агачларны (алар хәзер зур агачлар), җилдән ышыклау өчен, Мөнир абый Гыйззәтуллин звеносы утыртты, - дип искә ала ул елларны Рәфкать абый Шәвәлиев.
Шулай итеп, Шәһиморза Шәвәлиев  башлаган эш нәтиҗәсе буларак, алма бакчасы Аксар җирлегенең күрке булып тора. Бүгенге буын аны карап, тәрбияләп тота.  
-Моннан биш ел элек әлеге бакчаның буш урынына үзарасалым акчасына яшь алмагач үсентеләре утырттык. Бакчаны карап, чистартып, койма-капкаларны буяп торабыз.  Биредә шулай ук үзарасалым акчасына сәхнә төзедек, трассадан бакчага керү юлы салынды, - ди җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов.
Кеше китә, җирдә эзе кала. Шәһиморза Шәвәлиев та Аксар авылы үссен өчен кулыннан килгәннең  барын да эшли, ә аның башлангычы белән булдырган бакча, әйтерсең, аңа һәйкәл...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: