Зәй офыклары

Кеше китә – җыры кала

18 сентябрьдә “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәни клубы виртуоз баянчы, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншинның якты истәлегенә багышланган кичә үткәрде. Кичәгә Хәтфир Габделхак улының бертуганнары Рәсим Җиһаншин, Әлмира Фәрхетдиновалар килде.

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска  гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең  эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр  кешенең яшисе дә  яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр,  хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

Хәтфир Җиһаншинның күңел пәрдәсен күтәреп карасаң, анда халыкка һәм милли мәдәнияткә хезмәт иткән озын иҗат юлы. Ул һәрвакыт яңа идеяләр белән кайнап, эш дәрте белән янып яшәде.

 Исеме җисеменә туры килгән Хәтфир 5-6 яшьлек чагында ук үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Көй чыкмый дип туктап калмый, үҗәтләнеп гармун телләренә баскалап көй эзли. Мәктәптә укыганда ул инде шактый шома уйнаучылардан була. Мәктәпне тәмамлагач, сәнгатькә урау юллар аша килә. Башта Акташ һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә, колхозда әлеге һөнәре буенча эшләп ала. Аннан соң ул Алабуга культура-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга керә. Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе буларак, мәдәният өлкәсендә хезмәт юлын Кадер авылы мәдәният йортында директор вазифасында башлый. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә керешә: авыл яшьләреннән тынлы оркестр, вокаль ансамбль оештыра. Авылны җанландырган, аларны мәдәни тормышка җәлеп итәргә өлгергән егетне армия хезмәтенә алалар. Армия хезмәте аның өчен тормыш мәктәбе була.

Туган ягына кайтып, "Зәй утлары" театрында эшләгәндә вокаль ансамбль оештыра һәм ул "Умырзая" ансамбле булып аерылып чыга. Әлеге ансамбль сәләтле кешеләрне ике-өч тавышка җырлау серләренә төшендерә, очраштырып кавыштыра, кемнәрнедер зур сәхнәгә чыгара. Табигатьнең матур җиренә урнашкан Суык-Чишмә авылы турында язылган «Әй, Суык-Чишмәм» җыры күңелләрне айкый, хисләндерә. Хәтфир абый бу җырга көй язса, ул җырга җанны аның Алабугада бергә белем алган сабакташы Илдус абый Талипов бирә. Кичәгә килгән Илдус абый бергә укыган вакытларны искә алды.

 “Без бер уку йортында укысак та, миңа мәдәният өлкәсендә эшләргә туры килмәде. Шулай да сабакташым Хәтфир мине үзенең ансамбленә чакырды. Без бик күп еллар аның белән бергә җырлап йөрдек. “Суык Чишмә” җыры да шул чорларда туды, - диде ул.

 Әйе, чыннан да бу җыр чын сәнгать әсәре һәм ул җырны бары Илдус Талипов кына югары дәрәҗәдә башкара. Шунысын да өйтергә кирәк, ансамбль бу чорларда бик күп парларны кавыштыра. Илдус абый да үзенең булачак тормыш иптәшен биредә очрата.  

Шунысы игътибарга лаек, ансамбль районда гына түгел, республикада да таныла. Аның даны республикадан читкә дә чыга. Кыскасы, "Умырзая" профессиональ дәрәҗәгә күтәрелеп, республика данын яклый. Төркиядә узган - төрки халыклар, Самарада үткәрелгән Бөтенроссия фестивальләрендә катнашып, зур уңышларга ирешә, лауреат исемен ала.

Кичәдә Хәтфир Габделхаковичның икетуган сеңлесе Лилия апа Нәфыйкова да чыгыш ясады. Аның башкаруындагы “Ачы тау” җыры тамашачылар хәтерендә әле озак сакланыр.

Ул оештырган ансамбльнең “беренче карлыгачы” булган җырчы Дания Хафизова кичәдә истәлекләре белән уртаклашты, Хәтфир абый яратып башкара торган “Сүрелмәс җырым син” җырын тамашачыларга бүләк итте. Ветеран укытучы Фәния апа Әгъзәмова, Җәүһәрия апа Әхмәтҗанова Хәтфир абыйга багышлап иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар. Алар иҗат иткән шигырьләрне укыганда тамашачыларның күзләрен яшь каплаган иде. “Энергетик”  Мәдәният сарае җырчысы Тәслимә Гәрәева залдагы бөтен тамашачыны да җырлатып күңелләрен күрде. Шулай ук кичәдә Хәтфир Габделхак улы оештырган “Нур” гармунчылар ансамблендә чыгыш ясаган Николай Никитин, Радик Әхмәтшин, Сергей Черешовлар татар көйләренә тезмә уйнадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кичәне онлайн форматта күрү мөмкинлеге дә бар иде. Хәтфир абыйның кызы Гөлнара Бәдретдинова кичәне Казан шәһәреннән торып карады. Кичә ахырында оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мəңге үлми. Хәтфир абыйның да җырлары яшəячəк, чөнки аларны җырлыйлар, җырлаячаклар. Əйе, Хәтфир абыйны якын дуслары озак сагынырлар əле...

 

Фәннур Миннекәев,

“Адымнар” татар мәдәни клубы җитәкчесе.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: