Зәй офыклары

Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый

Тәрбияче... Бу сүзне әйткәч тә, ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар, аларның шау-гөр килеп уйнаулары, җыр-биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре килеп баса. Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт.

Язма шушы авыр, җаваплы хезмәтне чын күңелен, җанын биреп башкаручы, Югары Мәлем мәктәбенең “Чулпан” балалар бакчасында эшләүче, шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Людмила  Баранова турында.
Людмила Михайловна - 18 ел гомерен балаларга багышлаган тәрбияче. Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе. Әйе, Людмила Михайловна - нәкъ шундый тәрбиячеләрнең берсе. Ул тәрбияләгән балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр.   
Ул төркемендә булган 2 яшьтән  алып 6 яшькә кадәр булган балалар белән төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар яуларга да җитешә. Үзе дә авылның мәдәният йортында һәр чарада да актив катнаша. Матур җырлый, чын артистларча сәхнәдә килештереп уйный.
“Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, - дип язган Сократ. Людмила Михайловна очрагында да бу шулай. Ул Түбән Кама  педагогика көллиятен тәмамлап, үзенең туган ягына эшкә кайта. Үзе төп Керәшен Мәлеменнән булса да, Югары Мәлем балалар бакчасында хезмәтен башлап җибәрә. Кызганычка каршы, ул бакча ябыла. Һәм социаль хезмәткәр буларак, ул әби-бабайларның уң кулына әверелә. Тормыш иптәше Николай аның чын терәге була ул вакытта. Авыл җире бит... Ярдәмчесез калган әби-бабайларга бәрәңгесе дә кирәк, печәне дә... Ә соңрак кабат тәрбияче булып эшли башлый.  
Людмила белән Николай чын тырыш үрнәк гаилә. Алар бер кыз, бер ул үстереп, аларны гаиләле иттеләр. Аларга 3 оныкгы сөенеп ялларда кайталар.
Балаларны чын күңеле белән яратучы ханым: “Язмыш мине балалар  бакчасына эшкә урнаштырды. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти-әниләрне исән-сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!” – ди.
Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.
Людмила Михайловнага да үзе тәрбияләгән балаларның куанычын күреп озак еллар эшләргә язсын!

Гүзәлия Батькова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: