Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Кешеләр артыгын сорамый”

Район-шәһәр җитәкчелегенең шәһәр бистәләрендә 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча халык белән очрашулары дәвам итә. Шундый чараларның чираттагысы татар гимназиясендә шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр катнашында узды.

Гадәттәгечә, район башлыгы Разиф Кәримов җыелышта катнашучыларны  2017 елда районның  социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул чыгышында районыбызның тотрыклы үсешен билгеләп үтте. Узган ел Зәйнең тулаем территориаль продукты 34 миллиард сум, үсеш 5 процент  тәшкил итте. Разиф Галиевич һәр тармакны анализлап, ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

-Зәйнең үсешен өч юнәлештә күзаллыйм. Аның берсе - энергетика тармагы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында да Зәй ГРЭСын модернизацияләү энергетика өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, диде. Бүгенге көндә моның өчен инвестор һәм оптималь инвестиция  карарлары эзләү бара. Станцияне үзгәртеп кору Зәй тарихының яңа сәхифәсе булачак. Машина төзелеше тармагы да яңа үсеш алыр дип көтелә. Һәм, әлбәттә - авыл хуҗалыгы. Әлеге тармакның потенциалы зур, - диде ул.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов халыкны агымдагы елда үтәчәк төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Шунысын искәртик, узган ел шәһәрнең  50ләп ишегалды төзекләндерелсә, был 65 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Күпкатлы йортларга капиталь ремонтлау күләмнәре дә (быел 17 йорт) кимемәячәк.

Шәһәр үзәгендә  халыкка торак-коммуналь хезмәтләрне “Уңайлы йорт” һәм “Зәй шәһәре идарәче компания” ҖЧШ торак милекчеләре ширкәтләре хезмәт  күрсәтә. Җыелышта аларның җитәкчеләре Сергей Крылов һәм Сергей Ефремов хисап тотты. Алар ел дәвамында нинди эшләр башкарылуы,болар өчен күпме чыгымнар тотылуын бәян иттеләр. Шунысын әйтик, узган ел торак милекчеләре ширкәтләре  махсус подряд оешмалары белән хезмәттәшлек итүдән китеп, эшләрне мөстәкыйль башкаруга күчкәннәр. Ә бу исә шактый чыгымнарны янга калдыру мөмкинлеге биргән. Торак милекчеләренең төп проблемасы булып һаман коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен әҗәтләрнең күп булуы тора. ТМШ җитәкчеләре аларны киметү өчен нинди чаралар кулланулары турында да сөйләделәр. Район җитәкчелегенең даими рәвештә йортка җаваплылар белән очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшүе  үзенең уңай нәтиҗәсен бирүе билгеләп үтелде.

-Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту дами һәм системалы эш булырга тиеш. Кешеләр артыгын сорамый. Шәһәр халкының күпчелеге түләүләрен вакытында башкара, башкарылган эшләрне күрә, аларга яхшы бәя бирә, -диде район башлыгы.

Очрашу район җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен бер төркем йортка җаваплыларга  район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Николай Шамионов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев