Зәй офыклары

Кешене мыскыл итү җаваплылыкка китерә торган җинаять

Теләсә кайсы гражданинның абруе һәм намусы дәүләт тарафыннан саклана һәм аның абруен беркем дә кимсетә алмый, диелә Россия Конституциясендә.

Бу тормышта адәм баласының башкалар  тарафыннан мыскыл ителүгә дучар булган очраклары аз түгел. Арада бик азлар үз хокукларын якларга маташа. Күпләр мыскыл итүгә күнеккән, баш иеп - түзеп яши.
Судта каралган бер эшне мисалга китереп
үтик. Ике күрше ир-ат күченгән көннән бер-берсен сөймәгән. Аларның берсе нәрсә эшләсә дә, икенчесе ошатмый, гаеп таба. “Этен ычкындырган”, “эте миңа ташлана язды”, “кишер түтәлен койма кырыена ук ясаган” ише бәйләнү сәбәпләре табып, бер-берсен изалый алар. Юк кына сүзне зурлап, көн дә сөйли торгач, икесенең дә “нервасы чыдамый” – китә әшәке сүз әйтеш, гаепләү, мыскыл итеш... Монда инде авыздан чыккан сүзне берсе дә “фильтр аша үткәрми”, соңгы сүзләр белән бер-берсен үртәшә, мыскыллый, ничек тә катырак бәрелергә тырыша. “Егетләр! Җитте! Туктагыз! Вакытында үз-үзегезне кулга алыгыз!” - дип әйтүче берәр акыллысы табылмаса, эш судка кадәр барып җитә инде.

Бу очракта ике күрше арасында булган низагны кешечә генә хәл итәргә акыллы киңәш бирүче табылмаган, күрәсең.  Аларның берсе икенчесенең чыгарыннан чыгып, мыскыл итү сүзләре яудырганын телефонга төшереп бара. Аннан прокуратурага барып, күршесе өстеннән шикаять яза. Янәсе, ул күршесе тарафыннан мыскыл ителгән, хурланган, шул сәбәпле әхлакый газаплар кичергән. Бу очракта шикаять бирүче хаклы.
Без хокукый илдә яшибез, бу очракта безнең хокукларны Россия Конституциясе, Җинаять, Административ һәм Гражданнар кодекслары яклый. «Россия Федерациясендә яшәүче һәр кешегә намус һәм абруйны яклау хокукы гарантияләнгән», - диелә Россия Конституциясендә.


- Мыскыл ителгән кеше дәүләт органнарына мөрәҗәгать итсә, вәкаләтле затлар бозылган хокукларны яклау һәм торгызу өчен чаралар күрергә һәм хокук бозучыны җаваплылыкка тартырга тиеш. Соңгы елларда кешеләрнең мыскыл ителүләрен расларга тырышып үз хокукларын яклауларын таләп итеп язылган шикаятьләрнең саны артты. Бу уңайдан 2019 елда 2 эш каралса, 2020 елда 14 булды. Тикшерү нәтиҗәсендә 4 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 2021 елның ике аенда кеше абруен яклауга кагылышлы 2 мөрәҗәгать керде. Аларның берсе буенча, дәлилләр булмау сәбәпле, эш кузгатылмады.
Бер гариза буенча экспертиза эше бара, - ди Зәй прокуратуроры ярдәмчесе Владислав Архипов.


Мыскыл итү нинди булырга мөмкин соң?


Күрше, хезмәттәш, эш бирүче һәм башка тирә-юньдәгеләр, әхлак сызыгыннан чыгып, даими психологик басым ясыйлар икән, бу психикага бәйле проблемалар, репутация кимү һәм ышаныч өзелүгә китерергә мөмкин. Бу очракта намус һәм абруйга зыян салучыларны җаваплылыкка тартырга була.
- Дәүләт органнарына яклау сорап мөрәҗәгать итәр алдыннан кешенең гамәлләрен хокукка каршы дип бәяләргә мөмкин булуына инанырга кирәк. Шулай итеп, кешенең намусын һәм абруен түбәнсетүгә юнәлдерелгән һәм тупас рәвештә белдерелгән гамәлләр хурлау дип таныла. Мыскыллау язма рәвештә дә, телдән дә була.
Әлеге хокук бозуга түбәндәгеләр керә:
- турыдан-туры яки интернет челтәрендә кешенең намусын һәм абруен түбәнсетүче тупас әйтем (әдәпсез лексика, хайваннар һәм предметлар белән чагыштыру һ. б.)
- диварларда язулар, рәсемнәр, хәбәрләр, социаль челтәрләрдәге язмалар, хатлар һ. б.
- хурлаучы хәрәкәтләр (төртүләр, су сибүләр, кагылулыр һ. б.).


Хокук бозучыны нинди җаваплылык көтә?


Хокук бозучыны, хокук бозган вакытта закон белән билгеләнгән яшькә җиткән булса гына, җаваплылыкка тартырга мөмкин.
Әгәр ул хокук бозу субъекты дип табылса, мондый гамәл өчен аны а
дминистратив, гражданлык-хокукый һәи җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин. Җәза төре хокук бозуның объектив ягына бәйле.


Административ җаваплылык
Башка берәүгә карата кылынган «гади» мыскыллау өчен хокук бозучыны административ җаваплылыкка тарталар (5.61 КОАП РФ). Бу штраф.
Шулай итеп, физик зат өчен минималь штраф күләме - 1000 сум, ә максималь 3 000 сум тәшкил итә. Әгәр бу вазифаи зат булса, 10
меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салына. Оешма өчен – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр. Әгәр массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә мәсхәрәләсәләр, штраф матбугат чарасы җитәкчесенә дә салына, чөнки аның аша мәгълүмат таратыла.


Гражданнар кодексы
Моннан тыш, Россия Г
ражданнар кодексының 150нче маддәсе нигезендә барлык гражданнарның абруе матди булмаган байлык булып тора. Бу судка гариза белән мөрәҗәгать итү һәм матди зыянны кайтару өчен нигез бирә. Шуны аңларга кирәк, кешене мыскыл иткән өчен законда каралган  маддә рухи зыянны каплау сыйфатында акчалата компенсация алырга мөмкинлек бирәчәк.
Штраф санкцияләре:
• Физик зат - 1 меңнән 3 мең сумга кадәр
• Вазифаи зат - 10 меңнән 30 мең сумга кадәр
• Юридик зат - 50-100 мең сум


Җинаять җаваплылыгы
Әгәр дә дәүләт хезмәткәренә (
мәсәлән, хәрбиләргә) карата хокукка каршы гамәл кылынган булса, хокук бозучыны җинаять җаваплылыгына тарталар (Җинаять кодексының 336нче маддәсе). Мыскыл иткән өчен затка штраф салына (40 000 сумга кадәр) яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре билгеләнә.
Моннан тыш, зыян күрүче
закон бозучыдан түбәнсетү нәтиҗәсендә килеп чыккан рухи зыянны да түләттерергә мөмкин.
Хокук бозучыны берьюлы ике төр - административ (җинаять) һәм гражданлык
җаваплылыгына тартырга мөмкин.
Зыян күргән кеше гариза белән тиешле органнарга: полициягә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итәргә
хокуклы.

 

Шәхесне мыскыл иткән кешене җаваплылыкка ничек тартырга?


Әгәр дә сезгә карата хурлау сүзләре әйтсәләр, мыскыл итсәләр, тыныч калырга кирәк. Мондый очракта җавап итеп мыскыл итәргә ярамый, чөнки аннан соң аны җаваплылыкка тарту кыенрак булачак, яки бөтенләй мөмкин булмаячак. Зыян күрүче дәүләт учреждениесенә (прокуратура, суд) мөрәҗәгать итеп, таләпләрен күрсәтеп, язма гариза бирергә тиеш. Гаризага булган барлык дәлилләрне беркетергә кирәк (күчермәләрне куярга, кирәк булганда гына оригиналларны тапшырырга), чөнки алардан башка хокук бозучының гаепләрен раслау бик кыен булачак. Дәлил сыйфатында социаль челтәрләрдә куелган хурлауның скриншотларын, видео яки аудиоязмаларны, фоторәсемнәр, шаһит күрсәтмәләрен, эксперт бәяләмәсен һ. б. кулланырга мөмкин.
Иң мөһиме
, исбатлау  өч таләпкә туры килсен: бу дәлилләр әлеге эшкә кагылган булу, дәлилләр законлы ысул белән алынган булу, дәлилләрнең дөреслеккә туры килүе зарур, чөнки ялган документлар биргән һәм вәкаләтле затларны ялгыш юлга керткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаризада язылганнарны тикшерү өчен еш кына эксперт бәяләмәсе алу өчен лингвистларга мөрәҗәгать итә. Эксперт теге яки бу сүзнең, сүзтезмәнең мәгънәсен, нинди контекстта кулланылуын тикшереп бәяләмә бирә.

- Барлык язылган шикаятьләр буенча да без тикшерү үткәрәбез. Лингвистик экспертиза - гаризада язылган фактлар, сүзләрнең кешене мыскыл итү, аны әхлакый газаплар кичерүгә китерүен раслаучы тикшерү булып тора, - ди Владислав Валерьевич.

Бу уңайдан бер мисал да китергә мөмкин. Низаг янә ике күрше арасында чыга. Урамда уйнап йөргән балалалары үзара нидер бүлә алмый, кайтып, әниләренә зарлана. Әниләрнең берсе чыгып, күрше малаен “тәрбияли” башлый. Бу сөйләшүне малайның әнисе ишетә һәм бу аңа бер дә ошамый. Икенче көнне прокуратурага барып, күрше хатыны өстеннән “минем улымны “син - тегендей, мондый”, дип үртәде, нәтиҗәдә мин әхлакый газаплар кичердем”, дип гариза яза. Әлеге очракта лингвистик экспертиза бу ханым баласын үртәп дәлил итеп китергән сүзләрне мыскыл итү дип тапмый. Әйтелгән сүзләрдә кешегә әхлакый газаплар китерердәй мәгънә булмавы раслана.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була. Без кеше хокуклары якланган илдә яшибез. Һәркем абруен, исемен якларга хокуклы, әмма хокукларыңны яклап, тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәнче, моның үзең  өчен чыннан да кирәк булуын һәм  китергән дәлилләрнең законга туры килүен билгеләргә кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: