Зәй офыклары

КФУ Times Higher Educationның иң яхшы дөнья вузлары исемлегендә урын алды

Казан федераль университеты дөньяның иң алдынгы вузлары Британия исемлегенә керде. Быел бу исемлеккә Россиянең тагын 12 вузы кертелгән. THE Фил Бейти рейтингы баш мөхәррире белдерүенчә, Россия соңгы елларда югары белем бирү системасын тагын да үстерүдә зур көч куя һәм ул глобаль "уенчылар" белән көндәшлеккә сәләтле система булдырды, шул исәптән Кытай...

Казан федераль университеты дөньяның иң алдынгы вузлары Британия исемлегенә керде. Быел бу исемлеккә Россиянең тагын 12 вузы кертелгән.

THE Фил Бейти рейтингы баш мөхәррире белдерүенчә, Россия соңгы елларда югары белем бирү системасын тагын да үстерүдә зур көч куя һәм ул глобаль "уенчылар" белән көндәшлеккә сәләтле система булдырды, шул исәптән Кытай белән. Кытай соңгы елларда югары белемне инвестицияләүгә аеруча зур әһәмият бирә.

THE аналитиклары вузларны түбәндәге категорияләр буенча сайлап алган: белем бирү процессы, фәнни эшләр, халыкара эшчәнлек, сәнәгать белән хезмәттәшлек итүдән алынган табыш һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: