Зәй офыклары

КГАСУ ректоры югары уку йорты коллективының Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплавын белдерде

Рәшит Низамов сүзләренә караганда, университетта тавыш бирү халыкның югары активлыгы белән һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак.

КГАСУ студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта югары уку йорты ректоры Рәшит Низамов интервьюда белдерде.

«Без читтә калмыйча,  Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм җәмгыятебезнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә – балалар һәм ата-аналарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклау һәм экология өлкәсенә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы урыннары  аңлашыла", - дип билгеләп үтте ул.

КГАСУда барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп оештырылган сайлау участогы бар. Ректор университетта тавыш бирү югары явка белән  һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачагына ышана.

 

https://youtu.be/sciMxrzQhKQ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: