Зәй офыклары

“Халык контроле” системасына 40 меңгә якын заявка кергән

Татарстанда проблемарга аеруча 25тән алып 44 яшькә кадәрле булган хатын-кызлар игътибар бирә.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, гыйнвардан июльгә кадәр “Халык контроле” системасына 40 меңгә якын заявка кергән.
Беренче яртыеллыкта системада 39 мең заявка басылган һәм аларга 27 мең комментарий булган. Гражданнар шулай ук бер-берсенең заявкаларын 79 мең мәртәбә хуплаган.
Барлык заявка - шикаятьләрнең 60 проценты хатын-кызлардан кергән.
Барлык кулланучылар арасында иң популяр категорияләр булып биләмәләрне төзекләндерү (аның буенча үсеш - 21 процент), муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру тора.
Ябык категорияләр буенча иң күп мөрәҗәгатьләр ТКХ, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү мәсьәләләренә туры килә.
“Халык контроле” системасы инде сигез ел эшли. Көн саен тикшерүгә 290 заявка кабул ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: