Зәй офыклары

“Халык контроле”нә хәбәр итегез!

Шәһәр-район территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары ачыкланган очракта, бу турыда ”Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин.

Хәбәрләрне түбәндәге категорияләргә юлларга була: “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне  җитештерү һәм  аның законсыз әйләнеше”. Соңгысы буенча түбәндәге кимчелекләр булганда хәбәр итә аласыз:
-алкогольле продукцияне кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сату;
-сыйфатсыз продукция белән сәүдә итү.
Вәкаләтле вазифаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрә. Хокук бозу очрагы расланганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы гариза бирүчеләргә түләүләрне гамәлгә ашыра.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: