Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Халык контроле»ндә үтәлмәгән гаризалар республиканың үсеш программаларына кертеләчәк

Башкарылмаган үтенечләрнең күбесе "Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" категориясенә керә.

Татарстанлыларның «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләре республика һәм аерым тармакларның үсеш программаларына кертеләчәк. Әлеге тәкъдимне ТР Хөкүмәте киңәшмәсендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил —Татарстан Республикасының регион белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе, системаның баш модераторы Сәрия Сабурская җиткерде.

Шулай ук ул программалар бюджетларында «Халык контроле»нә кергән «хроник» мәсьәләләрне хәл итүгә кирәк булган чыгымнарны алдан исәпкә алырга тәкъдим итте. Сабурскаяның тәкъдимнәре Татарстан Хөкүмәте карары проектының нигезе булачак.

“Без гражданнарның гаризаларын үтәү буенча актив эш күрәбез, әмма бүгенге көндә дә җаваплы башкаручылар тарафыннан тикшерү срокларын бозу, нигезсез рәвештә статуслар бирү яки үтәүгә формаль якын килү ачыклана", — диде вәкаләтле вәкил.

Әйтик, кайбер башкаручылар гаризага «планлаштырылган» оператив комментарий бирә, әмма шул ук вакытта күрсәтелгән карау сроклары чынга ашарлык түгел. Аннары бу мөрәҗәгатьләр карарсыз кала, берничә ел дәвамында, бу гражданнарның хакимият органнарына шикаятьләре артуга китерә.

Әйтик, «Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» категориясендә мондый мөрәҗәгатьләр 7 612. Әлеге күрсәткеч буенча Казан — 4 647 хәл ителмәгән белдерү кәгазе буенча лидер булып тора, аның артыннан Яр Чаллы — 341, Әлмәт районы — 376, Түбән Кама районы — 456, Бөгелмә районы — 279 һәм Яшел Үзән районы — 224 мөрәҗәгать килә.

Бу категориядә — «Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» — 2020 елда мөрәҗәгатьләрнең 64 проценты уңай хәл ителгән, ягъни 14 869ының 9 495е.

Шулай ук күп санлы мөрәҗәгатьләр «Территорияне төзекләндерү» һәм «Юл хәрәкәтен оештыру» категорияләрендә җыелган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев