Зәй офыклары

Халык санын алу тарихыннан

Билгеле булганча, агымдагы елның 1-31 октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алу планлаштырылган иде. Дөньяда, шул исәптән Россиядә, пандемия белән бәйле рәвештә, аны үткәрү вакыты үзгәрде

 Әлегә ул билгесез вакытка күчерелә. Шулай да якын киләчәктә бу мөһим чара, һичшиксез, башкарылачак.
Халык санын исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Бу – дөньякүләм кабул ителгән норма. Бер генә дәүләт тә халык санын исәпкә алмыйча яши алмый.

Халык санын алу, беренчедән, бу илдә булган халык исәбенең төгәл саны, аның составы һәм тормыш шартлары турында, икенчедән, бу кешеләрнең тормыш шартлары, саны һәм составы үзгәрүне бәяләргә мөмкинлек бирә. Әлеге бәяләү бөтен халыкка, шул исәптән, узган  халык санын алудан үткән вакыт эчендәге үзгәрешләрне күзалларга ярдәм итә. Өченчедән, мондый үзгәрешләр динамикасы турындагы мәгълүмат якындагы елларга халык саны үсеше перспективалары һәм социаль-икътисади хәлгә төп билгеләмәләр өчен нигез булып хезмәт итә.

Кеше санын алу ул – Россиянең елъязмасы, тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, ә бездән соң яшәүчеләргә дә адресланган.

Сан алу, ягъни җанисәп – гомуммилли туплануга, социаль киеренкелекне киметүгә ярдәм итүче акция. Аны үткәрү һәм нәтиҗәләре белән бар кеше кызыксына. Чөнки ул – бөтен илнең сәяси тормышында катнашуның бердәнбер реформасы.

Тарихка күз салсак, дөньядагы беренче җанисәп Алтын Урда дәүләтендә барлыкка килгәне билгеле. Алар моны даими рәвештә алып барганнар: гаскәр туплау, ясак түләтү, ризык хәстәрләү, сәүдә итү ише эшләр өчен бик әһәмиятле булган.
Россиядщ беренче тапкыр җиренә җиткереп халык санын алу 1897 елда Петр Петрович Семенов-Тянь-Шанский җитәкчелегендә булган диеп санала. Аңа хәтле дә кеше исәпсез булмаган инде. Ә 1897 елда халык исәбен алу бөтен Россия буенча, империянең социаль-демографик хәлен күзаллау максатында, фәнни һәм статистик чара буларак уздырыла.
Алай тиз генә башланмый әле ул җанисәп. 1853 елда Брюссельдә бөтен дөнья галимнәре халыкара статистика конгрессына җыела.1872 елда гына бер фикергә киләләр һәм халык санын алу буенча уртак кагыйдәләр булдыралар.
Россиядә 1885 елда “Русия империясе халкын гомуми исәпкә алу турында" нигезләмә кабул ителә. Анда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиешлеге күрсәтелә: тулы исеме, җенесе һәм яше, физик мөмкинлеге, гаилә башлыгы кем, никахта торамы, нинди катламга керә, кайда туган, кайда язылган һәм кайда яши, дин тоту, укый-яза белүе һәм туган теле, һ.б.
Халык санын алу эшен бер тәүлек эчендә башкарып чыгалар.
Әмма тәртипкә китерү 1905 елга кадәр сузыла.
Икенче җанисәп 1920 елга туры килә. Илдә гражданнар сугышы барган чак булгач, аны тулысынча ерып чыгалмыйлар. 1926 елда анны я
ңадан үткәрәләр. Хәтта 1937 елда да уздыралар җанисәп дигән нәрсәне.1939 елда тагын санап карыйлар халыкны.
Аннан соң халык санын алу 1959 елда һәм 1970 елда уз
дырыла.

Россияне яңартып, матурлап җибәргәч, ике җанисәп уза. 2002 елдагысы Президент Путин чорында иде, 2010 елдагысы – аны Медведев алыштырган вакытта.

Гөлфия Миронова, район статистика бүлеге җитәкчесе.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: