Зәй офыклары

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллинга сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — дигән ул агентлыкка.
Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: