Зәй офыклары

“Халык участковые” өчен тавыш бирик!

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы старт алды. Әлеге бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыруга, участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгать фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Бөтенроссия «Халык участковые»  бәйгесендә Зәй эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные, лейтенант  Раил Сәхабиев катнаша. Ул әлеге  бәйгедә узган елда катнашкан иде, аның җитәкчелек җаваплы, төгәл һәм гадел хезмәткәр буларак югары бәяли.
Раил Сәхабиев Зәй эчке эшләр бүлегендә 2005  елда  эшли башлый. Аңа кадәр  дежур частьта хезмәт куя. 2016 елда участковыйлар бүлегенә күчә һәм бүгенге көнгә кадәр 14нче административ участок өчен җаваплы. Бу участокка 4 авыл җирлеге –  Дүрт-Мунча, Кадер, Түбән Биш, Югары Пәнәче авыллары карый.
Раил Сәхабиев җаваплы булган авыл җирлекләрендә яшәүчеләр аның турында яхшы яктан гына сөйли.  Участковый агымдагы елның 9 аенда 9 җинаятьне ачкан һәм 128 административ хокук бозу очрагын ачыклаган, аларның 28се ЮХИДИ линиясе буенча, халыктан кергән 94 гаризаны карап тикшергән.   
Без – зәйлеләр үз участковыебызга интернет челтәре аша тавыш биреп, аны яклый алабыз. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгы сайтына кереп, "Народный участковый" дигән бүлектә 16 октябрьгә кадәр  тавыш бирергә кирәк. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: