Зәй офыклары

Халыкара инвалидлар көнендә “Уңайлы мохит” дигән тоталь тест үтәчәк

3 декабрьдә - Халыкара инвалидлар көнендә уңайлы мохит һәм инклюзив аралашу күнекмәләрен оештыру темасына «Уңайлы мохит» гомумроссия иҗтимагый онлайн-акциясе узачак.

Тест россиялеләрнең мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемалары, ихтыяҗлары һәм алар белән аралашу этикасы турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Ирекле тест барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Быел, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен төп тоталь тесттан тыш, мәктәп укучылары өчен аерым тест узачак. Акция 3 декабрьдә 8:30 сәгатьтә мәктәп укучылары өчен һәм 10:00 сәгатьтә  өлкәннәр өчен старт ала.

Катнашу өчен https://edu.rirportal.ru/total-test/ сайтында  теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң шәхси кабинетка сылтама килә, аның буенча 3 декабрьдә тест узарга мөмкин булачак.

Узга ел тестта илнең 72 субъектыннан 14 меңнән артык кеше катнашты.

Проектны гомумроссия милли фронты тормышка ашыра.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: