Зәй офыклары

Хастаханәгә бардым

Тормыш дигәнең шундый инде ул - бер сөенечләргә, бер борчуларга сала. Сәламәтлегемне кайгыртып, үзәк хастаханәгә бару өчен алдан язылып куйдым. Янәсе, көне-сәгате билгеле, вакытына гына барам да участок табибымны көтеп утырам.

Килдем, көттем, сират күперен кичтем, дисәм дә, ялгышмам. 8 сәгать 20 минуттагы вакытка мин бары 10 сәгать 20 минутта гына көч-хәл белән кердем. Карточкалар беренче катта икән, андагы халык Сабантуй диярсең, чирле  ат кебек чират торып көчкә карточкамны алдым.
Икенче көнне кан тапшырырга килдем. Чират монда да мине көтеп тора диярсең. Иртәнге 8дә килгән идем, 11дә генә чират белән керә алдым.
Хастаханәбез  тышкы яктан яңа, ә эчке ягы проект хуҗасы иске булгангамы, уйланмагангамы - иске. Нигәдер тиешенчә уйланылмаган.Өлкән буын кешеләренә бик авыр бит, таякка таянып сәгатьләр буе чират көтәләр, бер бабай хәтта йоклап та китте. Кызганыч, уйланмаган моментлар бик күп. Ә менә уролог чәршәмбе  бөтенләй  авыруларны кабул итә алмаган, бу турыда авыруларны берәү дә кисәтеп куярга кирәк дип  санамаган. Кеше факторы гомер буе калыр, әмма Яңа елда  яңа хастаханәбезгә  уңайлылык, яхшылык җилләре үтеп керсен иде дигән теләктә калам.

Рәшидә Җиһаншина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: