Зәй офыклары

Хатыйп Миннегуловка - 80 яшь

Зәй төрле тармакта хезмәт куючы күренекле якташлары белән данлыклы. Шулар арасында саллы урынны филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннегулов тота. 12 майда күпсанлы гыйльми дәрәҗә, мактаулы исемнәргә ия, милләт йөген тартучы Хатыйп Йосыповичның 80 яшьлек юбилее.

Якташыбыз эшчәнлегенең күпкырлы булуы сокландыра. Ул биш дистә елдан артык Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли һәм укыта. Шушы еллар дәвамында аның җитәкчелегендә бик күп кандидатлык һәм докторлык хезмәтләре якланды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә текстология һәм теория өлкәсендә күпьеллык эзләнүләр алып барыла.
-Университет мөгаллименең төп вазифасы - укыту, югары әзерлекле белгеч әзерләү. Һәм мин бу бурычны фәнни эш белән даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә тиешле дәрәҗәдә алып барырга тырышам, - ди  Хатыйп ага Миннегулов бер язмасында.
 Чыннан да, татар әдәбиятының нинди генә чорын алсак та, анда Хатыйп Миннегуловның хезмәте урын алган. (Шәрык классикасы белән тарихи багланышларны да өйрәнгән ул).  Гомумән, татар әдәбияты фәненең бүгенге югарылыгын билгеләүчеләрнең берсе ул.  
Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаек. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ.б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыкты. Якташның күпкырлы эшчәнлеге хакында 600гә якын мәкалә-язма дөнья күргән. Ул чит ил-кыйтгаларда уздырылган гыйльми мәҗлесләрдә, симпозиум-форумнарда катнашып килә. Соңгы 10 елда гына да халыкара конференцияләрдә йөздән артык доклад ясаган. Иҗади, дини оешмалар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора.  Даими рәвештә радио-телевидение аша чыгышлар ясый.
Хатыйп Миннегулов укыту-тәрбия, җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләнештә, фән өлкәсендә дә ярты гасырга якын нәтиҗәле эшли, академик басмаларны әзерләүдә һәм чыгаруда актив катнашып килә. Аның  татар, рус, төрек, үзбәк, инглиз, казак, төрекмән һәм башка телләрдә 1600гә якын язма-публикациясе бар. Алар арасында төрле тематикадагы 60ка якын китап (монография, дәреслек-әсбаплар) исәпләнә.
Хатыйп Миннегуловның якташ язучылар белән элемтәләре ныклы, алар иҗатына игътибарлы ул. Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәрен, аның төрле басмалары белән үзара чагыштырып, тиешле аңлатмалар һәм кереш мәкалә белән  нәшер итте. Ул  - ел да районда узучы “Ялчыгол укулары” республика чарасы, мәктәп укучылары, педагогларның «Ялчыгол укучылары» төбәк фәнни-гамәли конференциясендә көтеп алынган кунак. Ел да әлеге мәртәбәле чараларга  кайтып, бу уңайдан кызыклы мавыктыргыч чыгышлар ясый, малай-кызларны телне сакларга, фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнүгә чакыра. “Зәй офыклары” газетасы белән дә элемтәләре ныклы, еш язмалары урын ала. Газета битләрендә басылып килгән “Озын гомерем хатирәләре” китабының “Гомернең беренче чиреге” дип исемләнгән кисәген укучылар көтеп алып, яратып укый.
Якташыбызга гыйльми даирә, иҗат мәйданында яңадан-яңа казанышлар, үрләр яуларга насыйп булсын. Ният-омтылышларын башкарып чыгарга рух ныклыгы, сихәтлек, иминлек юлдаш булсын.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: