Зәй офыклары

Хезмәт турында законнар бозылган

Зәй шәһәр прокуратурасы бер оешмада хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында оешма хезмәткәрләренә ял акчалары түләү срокларының бозылуы ачыкланган. Моннан тыш, хезмәт  килешүләрендә  аерым хезмәт шартларында эшләгән өчен өстәмә түләү каралмаган, эштән киткән хезмәткәрләргә хезмәт хакы эштән китү көнендә түләнмәгән.  

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура оешма директорына карата представление чыгарган.

Оешманың  вазифаи затлары дисциплинар җаваплылыкка тартылган.                                                          

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: