Зәй офыклары

Хезмәтеннән тәм табып эшли

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә сүз “Кояшкай” балалар бакчасы педагогы Гөлшат Әгъзамова турында.

Гөлшат  Хәкимҗан кызы Әгъзамова – мөлаем, тыйнак, фикерле, башы-аягы белән балалар дөньясына чумган тәрбияче.

  • Кечкенәдән балалар белән эшләргә хыялландым. Хезмәт юлым башланганга 8 ел гына вакыт узса да, үземне башка эштә күз алдына китерә дә алмыйм. Балаларны бик яратам. Миңа алар белән эшләү рәхәтлек бирә”, - ди ул үзе.

          Аның төп максаты – бирегә килгән нәни кешеләрне сау-сәламәт, тормышта үз юлын табарга сәләтле, олыларны хөрмәт итә торган итеп тәрбияләү.

          Зыялы кешенең тышкы кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур булырга тиеш бит әле. Тәрбияче көн дә балаларны елмаеп каршы ала, һәр шөгыльне елмаеп башлый. Балаларның да елмаюлы карашларын күрү, шул елмаюны көн азагына кадәр сүндермичә саклау зур бәхет аның өчен. Бу инде – үзенә күрә бер психологик алым. Вакытлары күңелле, файдалы үтсен өчен, төрле бәйгеләр, кызыклы уеннар үткәреп тора. Балаларның уңышларына алар белән бергә сөенә Гөлшат Хәкимҗановна.

          Балачак – кеше тормышында бик әһәмиятле чор. Аның психологик яктан тыныч һәм куркынычсыз үтүе киләчәктә кешенең нинди шәхес буларак формалашуына зур йогынты ясый дигән фикердә булганлыктан Гөлшат Әгъзамова бу эшкә бик җитди карый. Ул эшләгән төркемдә бергәләп рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү кебек иҗади эшләрне балалар теләп, яратып башкаралар.

         Киң карашка ия, замананы, яңалыкны бик яхшы сизә торган тәрбияченең эш нигезен “өчпочмак” тәшкил итә: балаларның теләге, ата-ананың булышлыгы, тәрбияченең тырышлыгы.

        Бакчага төрле милләт балалары йөри. Һәрбер милләткә хас булган үзенчәлекләрне тәрбия эшендә кулланырга тырыша тәрбияче.

        Төрле чаралар аша бакчага йөрүче сабыйларны үзара дустанә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә ихтирамлы, сабыр булырга өйрәтә.

         “Бала төрле яктан үсеш алырга тиеш”, - ди тәрбияче. Һәм шул принципка таянып эшли. Аерым бер милләт белән танышу сүздә генә калмасын өчен, төрле остаханәләр уздырырга, сабыйлар белән бергәләп эшләнмәләр ясыйлар. Мондый остаханәләр моторика өчен файдалы булса, икенчедән сабыйларның дөньяга карашын киңәйтә.

Гөлшат Әгъзамова үзенең эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Район һәм республика күләмендә үткән конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарга лаек булып алган дипломнары, сертификатлары да шактый аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: