Зәй офыклары

Хезмәткә түләү мәсьәләсе - контрольдә

Агымдагы елда да республикада хезмәт хакын вакытында түләмәү мәсьәләсе проблема булып кала бирә. 2019 елның 1 октябренә хезмәт хакы буенча бурыч 172 оешмада 291 миллион сум тәшкил иткән. Ел дәвамында ул 102 миллион сумга арткан. Хезмәт хакы буенча закон бозу очраклары рәсми аеруча статистикага кермәгән өлкәдә күзәтелгән. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә генә дә эш бирүчеләрнең 70 миллион сум бурычы барлыгы ачыкланган.

-Быел шәһәр прокуратурасы хезмәткә түләү законнарының үтәлешен тикшерде, законнар бозылуның 57 очрагы ачыкланды (узган ел 79 очрак иде). Прокурор представлениесе буенча 26 вазифаи зат - дисциплинар, 3 вазифаи зат административ  җаваплылыкка тартылды. Шул ук вакытта шәһәр-районда хезмәт хакын вакытында түләү буенча хәл тотрыклы,  -диде шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.
Аның әйтүенчә, агымдагы елда прокуратурага гражданнардан хезмәт хокуклары бозылу турында 41 мөрәҗәгать кергән, шуның 17се хезмәт хакы түләү мәсьәләсе белән бәйле. 5 мөрәҗәгать хезмәт буенча дәүләт инспекциясенә юлланган, 8 мөрәҗәгатьне прокуратура тикшергән, 5 шикаять канәгатьләндерелгән, берсе кире кагылган.
-Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсен прокуратура һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Законнарны бозучыларга принципиаль бәя биреләчәк, гаеплеләр административ җаваплылыкка, нигез булган очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак, - ди Ринат Кәримов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: