Зәй офыклары

Хезмәтләре тиешенчә бәяләнде

Зәйдә традицион “Уңыш бәйрәме” узуы турында хәбәр иткән идек. Анда бер төркем хезмәт алдынгылары хөкүмәт бүләкләренә ия булды.

Тырыш хезмәтләре һәм агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Иван Ионов “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы”, «Агрокөч-Сервис»ның эксплуатация буенча  генераль директоры урынбасары Вәкил Әдиев “Россиянең мактаулы агросәнәгать комплексы хезмәткәре» исеме, «Зәй» агрофирмасы тракторчы-машинисты Данияр Зарифуллин РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хаты, «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты  Валерий Ильин, «Восток» агрофирмасы, «Нива» җитештерү комплексы агрономия хезмәте әйдәүче агрономы Рифхат Шиһапов, «Нива» җитештерү комплексы тракторчы-машинисты Ринат Хәйруллинга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы бирелде, «Зәй шикәре» әйдәүче инженер-механигы Мидхәт Сахапов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте,   Зәй икмәк кабул итү предприятиесе директоры Рафис Фәрдиевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: