Зәй офыклары

Хөкем карарын үтәмәгән өчен бер зәйле колониягә китәчәк

Зәй шәһәр суды моңа кадәр суд билгеләгән чикләүләрне бозган 38 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган.

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 38 яшьлек ир-ат, суд карары нигезендә хөкем ителгән һәм административ күзәтчелек билгеләнгән зат буларак, билгеләнгән чикләүләрне белеп, 2020 елның 10 гыйнварыннан 2020 елның 24 маена кадәр суд билгеләгән чикләүләрне бозган, аерым алганда, аның   төнге сәгать 10нан иртәнге сәгать  6 сәгатькә кадәр үз фатирыннан читтә булуы, шулай ук берничә мәртәбә исерек  хәлдә булганлыгы ачыкланган.

Суд ир-ат белән бәйле барлык хәлләрне исәпкә алып, аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Ул җәзасын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Суд карары әлегә  законлы көченә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: