Яңалыклар

Хөкүмәт ярдәме булганда нигә мал асрамаска?

Район шәхси хуҗалыкларында агымдагы ел башына 4380 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1648е - сыер малы. Җирлекләргә килгәндә, Аксарда - 337 (118е - сыер малы), Югары Мәлемдә 281 (125), Югары Пәнәчедә 301 (104), Югары Шепкәдә 288 (115) мөгезле эре терлек исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга агымдагы елда да бер мәртәбә субсидия бирү турында карар кабул ителде. Әлеге максатлар өчен республикадан 360 миллион сум акча каралган.

Бу турыда мәгълүматны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм  нәрсәдән гыйбарәт булачак соң? Бер сыеры булганнарга субсидия күләме 2 мең сум булачак. Ике сыер тотучыларга – 3 мең һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Шул рәвешле, биш сыер асраучылар 20 мең сум күләмендә субсидия алачак. Ә бер баш савым кәҗәгә элеккечә 1 мең сум исәбеннән түләнәчәк.
Бу субсидияләр элек бирелгән булса, күп сыер малы асраган әнкәйләр сөенечләреннән нишләгән булыр иде икән?  Алар яшәгән чорда, киресенчә, алу булган бит. Аларның район үзәгенә барып бала акчасы алып кайтасы бар, дигән сүзләрен генә хәтерлибез.
Билгеле булганча, Югары Мәлем авыл җирлегендә иң күп сыер малы асрала. Җирлектә берничә хуҗалыкта  - дүрт, 20ләп хуҗалыкта өч  сыер исәпләнә. Шуңа күрә субсиядияне күп алучылар да әлеге җирлектән. Фермер Корбан Морзаговның да токымлы сарыклары артуга бара.
Мәлем халкы - элек-электән эшкә карусыз, тырыш. Сыйлы көнең сыер белән, дип юкка әйтмиләр бит. Сөт, ит сатып, гаилә бюджетын шактый тулыландыралар. Кыскасы, терлек асрап, мәлемлеләр мул-җитеш яши. Җәен печән әзерләүдән дә җиксенмиләр алар.  Каралты-кура түбәләрендәге  печән бетеп бара, хәзер күпләре ихатасы артындагы чүмәләләрен башлады.
Субсидияләрне түләү механизмы ниндирәк? Бу турыда Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева болай ди:
 -Хуҗалыкларында маллары булучылар хуҗалык китабы электрон базасына кертелгән. Без аларны тагын бер кат тикшереп чыгабыз. Аннан әлеге гражданнарны  җирле үзидарә бинасына чакырып, гариза белән банктагы исәп (счет) номерларын яздырабыз. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру максатыннан бирелә. Субсидия бирүнең йөкләмәсе бар. Без җирле үзидарәдән  реестр төзеп, аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырабыз. Аннары район буенча җыелма белешмәләр төзелә, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырыла.
Хөкүмәт ярдәме булганда югарымәлемлеләр үрнәгендә нигә мал асрамаска? Мөмкинлекне ничек тә кулдан ычкындырмаска...
Сыер, кәҗә асраучы зәйлеләр якын көннәрдә субсидия ала башлаячаклар, диделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хөкүмәт ярдәме булганда нигә мал асрамаска?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар