Зәй офыклары

Хәле начарайган ир-атка Зәйнең суд приставы ярдәм күрсәткән

Бүген Зәйнең суд приставлары бүлегендә сәламәтлеге буенча хәле начарайган ир-атка үз вакытында беренче ярдәм күрсәткәннәр.

Әлеге ир-ат  Зәйнең суд приставлары бүлегенә мәшгульлек үзәгенә юллама алу өчен килгән була. Сөйләшү барышында аның кисәк  эпилепсия өянәге кузгала. Суд приставы Андрей Утяганов аңа тиз арада беренче медицина ярдәме күрсәтә, ашыгыч медицна ярдәме хезмәткәрләре килеп җиткәнче ул аның тын  алуын күзәтеп тора, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: