Зәй офыклары

Әхмәтлеләр Корбан гаетен зурлап билгеләп үтте

Корбан гаете - мөселманнарның иң зур бәйрәме. Әхмәтлеләр бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлады. Мәчеткә косметик ремонт ясалды. Бу эштә Фәретдин абый Шәмсетдинов башлап йөрде. Аның төп ярдәмчеләре Хатыйф Закиров, Фәндүс Гарифуллин, Рафаэль Закиров, Ринат Сәитов, Илнур Закиров, Рузил Фәхразыевлар булды. Тәрәзәләргә авыл халкыннан җыелган акчага челтәр тектерелде. Яңа челтәрләрне элгәннән соң, мәчетебез тагын да нурланып китте.

11 августта мөселман кардәшләр Корбан гаетен зурлап бәйрәм итте. Һәр йортта пешкән коймак  һәм башка таба ризыклары исе урамнарга таралды. Урамда ир-атларның тәкъбир әйтеп барулары күңелләрдә шатлык хисе тудырды. Авыл халкы  Корбан гаетенә “Хәсән Мәннән” мәчетенә җыелды.
Әхмәт  мәчетенең бер гасырдан артык тарихы бар. Ул дәүләт тарафыннан муниципаль район дәрәҗәсендә саклана торган тарихи объектлар исемлегенә кертелгән. Мәчетебез бик күп тарихи вакыйгаларның шаһиты, тирә-як районнарда бердәнбер исән калган мәчет. Бабайлар төсе, авыл тарихы ул. Совет чорында мәчет 1965 елга кадәр мәктәп, аннары балалар бакчасы, авыл клубы булып тора. Хуҗасыз калгач, ташландык хәлгә килә.
1985 елда авылыбызның аксакалы Хәсән ага Шәймәрданов мәчетне торгызу эшенә кереште. Аны яңадан аякка бастыру өчен  Хәсән ага гаиләсе һәм авыл халкына 9 ел тырышты. Бу турыда Корбан гаете уңаеннан үткәрелгән бәетләр, мөнәҗәтләр кичәсендә 92 яшьлек Хәсән ага үз  чыгышында искәртеп китте.
Бәйрәм Рафаэль Закировның вәгазь укуыннан башланды һәм Раиф Шәймәрданов җитәкчелегендә тәкъбир әйтелде. Аннан авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин авыл халкына бәйрәм котлавын җиткерде. Шуннан соң 2нче сыйныф укучысы Наил Галиев дога укыды.
Мәчет ишегалдында Мәдинә һәм Хәмзә Шайдуллиннар гаиләсе биргән корбан итеннән, Шәмсетдинов Эльвир җитәкчелегендә казан асып аш һәм пылау пешерелде. Соңыннан авылдашларыбыз табын артында үзләре алып килгән күчтәнәчләрдән һәм корбан итеннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Авылдашларыбызның күңелләре булып, алга таба да шундый бәйрәмнәр үткәрелер дигән өмет белән ,бу кичәне оештыручы клуб җитәкчесе Ризидә Абрамовага, китапханәче Гөлфия Сөләймановага, фельдшер Зөлфирә Шәмсетдиновага зур рәхмәтләрен белдереп, таралыштылар.

Гөлфия Сөләйманова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: