Зәй офыклары

Әхмәттә авыл җәүһәрләрен барладылар

Без - туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы буын. Һәрберебез туган төбәкнең тарихын белеп, өйрәнеп, эш-гамәлләрен бары тик якты киләчәккә генә юнәлтеп яшәргә тиешбез.

      Шул уңайдан 6 гыйнварда Әхмәт авыл клубында “Авылым җәүһәрләре” дигән тема астында китап укучылар конференциясе уздырылды. Конференция авылдашыбыз, бүгенге көндә Төмән өлкәсендәге Сургут шәһәрендә яшәүче  Халыкара Фәннәр академиясе мөхбир–әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, профессор Рафис  Шәймәрдановның  “Әхмәт авылының оешу һәм яшәү тарихы” дип аталган документаль китабы буенча уздырылды. Конференциядә авторның китапларыннан  күргәзмә дә оештырылды.
     Әлеге чара  авыл җәүһәрләрен барлаудан башланды. Кечкенә Камил, сандыктан китап алып, аның битләрен актара, укый,  кызыксына... Шушы документаль китапка таянып, авылның тарихы сәхнәләштерелде. Китапханәче Гөлфия Сөләйманова, клуб мөдирләре Ризида Абрамова, Лидия һәм Александр Кондратьевлар, хезмәттәшләре,  авыл үзешчәннәре белән берлектә авылыбызның үткәне белән бәйле күренешләрне уйнап, халыкны  борынгы заманнарга алып кайттылар. Кичә барышында авылыбыз җәүһәрләре  барланды. Аларның  эштә һәм иҗатта ирешкән уңышларына бирелгән грамоталары, дипломнары сандыктан алынып, аларга багышлап җыр һәм биюләр башкарылды.  Кичәдә  ТАССР төзелүгә 100 ел,  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, авылыбыз тарихы, күренекле шәхесләре тормышын яктырткан өстәмә мәгълүматлар бирелде.  Алып баручы Ралия Әхмәдуллина үзенең җор теллелеге, матур сөйләме белән бәйрәмне җанландырды. Әмир Сөләйманов, Гүзәл  Кашапова, Салават Шәрәфиев  һәм  Алсу Әюповаларның  җырлары   бәйрәмгә ямь, нур өстәде.  
     Ахырда сүз китап авторына бирелде. Тарихны тагын да тирәнрәк өйрәнү һәм тулыландыру өчен  Рафис Шәймәрданов  китабын яшь буынга тапшырды. “Әле бездән соң да буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм     эшләребез күчеп барыр... Тарих дәвам итә, авылыбыз яши, ” – диде  Рафис Шәймәрданов.
    Очрашу  “Мин яратам, сине Татарстан” җыры белән тәмамланды. Әлеге матур, эчтәлекле чараны уздыручыларга, китапханәче Гөлфия Сөләймановага  барлык авылдашларым исеменнән зур рәхмәтемне    җиткерәсем килә.
Алсу Аюпова, укытучы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: