Зәй офыклары

Хәнифов: М12 автотрассасы Казан өчен барлык юнәлешләрдә дә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, яңа автомагистраль ярдәмендә Татарстанда яңа эш урыннары булдырылачак, дип ышана.

Мәскәү — Казан тиз йөрешле автотрассасы Татарстанда яңа производстволар булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм казанлыларга шәһәрдән барлык юнәлешләрдә чыгу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу турыда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов  Лаеш районының Орел авылы халкы белән очрашуда хәбәр итте.

«Дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия зур шәһәрләр һәрвакыт үзләрен юллар белән әйләндереп алалар, ә алар үзәкнең җитештерү мөмкинлекләрен тәэмин итәләр. Түбән Новгород та, Чабаксар та, Владимир та мондый дәрәҗәләргә ия түгел. Казан теләсә кайсы якка - төньякка, көньякка, көнбатышка, көнчыгышка хәрәкәт итәргә мөмкин булган үзәккә әверелә. Бу бик мөһим", - дип билгеләп үтте Хәнифов.

Трасса ике этапка бүленәчәк, дүрт хәрәкәт полосасы, биш транспорт чишелеше һәм 76 ясалма корылма үз эченә алачак. Полосаның тизлеге сәгатенә 120 км.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләренең җирле халык белән Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча очрашуы узды. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эшче төркем составына кертү турында карар кабул ителде

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: