Зәй офыклары

Хокук саклаучылар интернет аша наркотик матдәләр сатучылар турында хәбәр итәргә өндиләр

Мондый хәбәрләр наркотик матдәләрне заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, сату-алу эшен алып баручыларны ачыкларга ярдәм итә.

Зәйдә 2020 елның 11 аенда районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 29 җинаять теркәлгән. 104,45 грамм синтетик наркотик, 2273,27 грамм каннабис, 128,4 грамм мәк саламы законсыз әйләнештән алынган.
Бу хакта район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Бортников хәбәр итте.
Район үзәк дәваханәсендә “наркомания” диагнозы куелган - 52, профилактик исәптә 132 кеше тора.
Узган елның май аенда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Зәйдән Бөгелмә төрмәсенә наркотиклар китерү каналын япкан. Зәй кешесендә 11,71 грамм авырлыкта каннабис (марихуана) табылган, ул аны сату өчен саклаган булган.
30 ноябрьдә бер гражданны тикшерү барышында аның гаражында шикле матдә табылган. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге матдәнең 1311,6 грамм авырлыктагы марихуана булуын ачыклаган. Бу очрак буенча җинаять эше ачылган.
Алексей Бортников китергән мәгълүматлар буенча, наркотикларның күпчелеге безнең җирлеккә якын-тирәдәге Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән китерелә. Заманча мәгълүмати технологияләр наркотик матдәләрне сату-алу эшен җиңеләйтә. Сатучылар һәм сатып алучылар интернетта товарның бәясе, күләме турында килешә, акча да билгеле бер кеше исеменә теркәлмәгән счетка электрон рәвештә күчерелә. Бу, үз чиратында, хокук саклау органнарының эшен шактый катлауландыра. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр тарату белән шөгыльләнүче сайтларны ачыклау буенча интернет челтәре мониторингы алып бара. Интернет челтәрендә, бүлекнең сайтында наркотик матдәләр кулланучылар, җитештерүчеләр һәм таратучылар турында мәгълүматлы булган очракта мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары күрсәтелгән баннер урнаштырылган. Шәһәр-районда үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында наркотиклар сату нокталары ачыкланмаган.
-2020 елда үткәрелгән “Мәк” операциясе нәтиҗәсендә кыргый киндер үскән 12 урын ачыкланып юк ителде, 7 кеше административ җаваплылыкка тартылды, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 2 җинаять очрагы теркәлде, - ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннарны ачыклау һәм туктату буенча актив эш алып барыла. 2014 елда - 1, 2015 елда - 4, 2016 елда - 2, 2017-2018 елларда 1әр наркопритон ачык-ланса, 2019-2020 елларда мондый төр хокук бозулар булмаган.
-“Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия акциясе барышында балигъ булмаган затларның, шулай ук яшьләрнең күпләп булу урыннары тикшерелде, автотранспортны тикшерү өчен өстәмә постлар куелды, мәктәпләрдә һәм яшьләр үзәкләрендә лекцияләр уку оештырылды. Акция барышында Россия Административ хокук бозулар кодексын бозучыларга карата беркетмәләр дә төзелде. Алга таба шәһәр-район территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләр тарату белән шөгыльләнүче сайтларны ачыклау буенча район яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә эш алып барырга уйлыйбыз, - диде Алексей Бортников.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: