Зәй офыклары

Хәрби хезмәттән качып йөрсәң...

Зәй шәһәр суды 24 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Ул РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе буенча гаепләнә (хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда, хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрү).

Прокуратура хәбәр итүенчә, хөкем ителүче хәрби хезмәткә язгы һәм көзге чакыру вакытларында (2018 елның 1 апреленнән 2019  епның 31 декабренә кадәр чорда)  системалы рәвештә һәм җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакыру буенча чаралардан, медицина тикшерүе узудан качып йөргән.
 Җинаять эшен карау барышында хөкем ителүче гаебен танымаган.
Суд аны  40 мең сум күләмендә штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: