Зәй офыклары

Хәрби комиссариат бинасы төзекләнә

Агымдагы елга төзү-төзекләндерү буенча билгеләнгән зур күләмле эшләрне гамәлгә ашыру дәвам итә. Күптән төзекләндерү көткән хәрби комиссариат бинасы да төзекләнеп бетеп килә. Әлеге бинаны ремонтлау эше республика ярдәме белән башкарыла. Төзекләндерү эшләрен биредә “Форвард” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып бара. Элекке бина белән хәзергесе арасында биниһая зур аерма хәзер.

Төзүчеләр комиссариат бинасына төзекләндерү эшенә агымдагы елның июль аенда керештеләр. Иң беренче эш итеп, аның түбәсе заманча материал  белән ябылды. Бинаның фасады җылытылып керамо-гранит материал белән   тышланды. Комиссариатның эчке өлеше дә яңарыш кичерде: аның ишек-тәрәзәләре заманчага, өлешчә электрүткәргечләр һәм электр җиһазлары  алыштырылды.  Бүлмәләрдә сылау-буяу эшләре башкарылып, түшәмнәргә заманча материал куелды, диварлары дымлы, заманча технология белән эшләнде, идәннәренә плитәләр җәелде. Кыскасы, бар нәрсә дә биредә төстәш эшләнде, ә кайбер бүлмәләрдә үзгәртеп корылулар  булды.  Без биредә булганда  төзекләндерү эшләре төгәлләнүгә бара иде. Хәрби комиссариатта хезмәт куючы кызлар, көзге санитар чистарту икеайлыгы кысасында чәршәмбе өмәсенә чыгып, биләмә тирәсен җыештырып, тәртипкә китерде, бинаны әйләндереп алган таш койманы  агартты. Биредә тулысынча эш беткәч,  мебельләрне өлешчә яңарту планлаштырыла.
Шул рәвешле көзге чакырылышны хәрби комиссариат бинасы яңарыш кичереп, төзекләнеп каршы ала. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, көзге чакырылышта яңарыш кичергән хәрби комиссариаттан  алты дистә ир-егет ил чикләрен сакларга китәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: