Зәй офыклары

Хәрби җыенда булу чыныктыра

Агымдагы елда да район-шәһәр мәктәпләреннән югары сыйныф укучылары хәрби әзерлек җыеннарына җыелды. Шул рәвешле Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе базасында хәрби җыеннар 20 майда тантаналы төстә ачылды.

Сигез дистәгә якын  унынчы сыйныф укучысына физик әзерлекне нәтиҗәле үтүгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков һәм баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов фатиха бирделәр. Җыен башлыгы Александр Ширяев кул астында, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән берлектә,  ир-егетләребез төрле яктан кыр шартларында чыныгу үтә. Бу алар өчен зур мәктәп булачак.  Егетләр махсус палаткаларда яшәп, солдат ашханәсендә тукланып, хәрби эш нигезләрен өйрәнеп, стройда йөреп, ату, төрле физик күнегүләрне үтәү буенча нормативлар тапшыра. Кыскасы, өч көн дәвамында егетләр  дәүләт мәгариф стандартларына тәңгәлләштерелгән хәрби хезмәт нигезләре нормативларын үти.
- Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе базасында хәрби җыеннарның тугызынчы мәртәбә оештырылуы. Моның өчен биредә барлык шартлар тудырылган, күбрәк армия тормышына бәйле элементларга игътибар булачак, - ди комендант Радий Харитонов.
Лагерь тормышына килгәндә, ул  тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылып, егетләр солдат күнекмәләре һәм мәшәкатьләренә күмелеп яши. "Подъем", "отбой", "төнге каравыл" тәүлекнең төрле вакытлары турында искәртсә, ә инде, ату, йөгерү, турникта күтәрелү, тактик һәм стройда йөрү буенча күнекмәләр белән көннәр сизелми дә үтә.
-Хәрби җыен ул егетләр өчен армиягә әзерлек мәктәбе, - ди Айрат Әгъләмҗанов.

 Сүз  уңаеннан, районда алып барылган хәрби әзерлек эшчәнлеге, ярты ел дәвамында тикшерүләр алып барылган Россия комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.
Шулай итеп, ер-егеткә  хәрби җыен, армия хезмәте үтү кирәк. Алар ир-егетләрне рух һәм физик ныклыгы бирә, ватанпәрвәр итә. Хәрби җыенда булучылар да шул фикердә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: