Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Хәрбиләр һөнәри бәйрәмен билгели

Бүген 8 апрельдә – хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен язгы чакырылыш шаукымында каршылый.

Зәй районының хәрби комиссариаты тарихы 1938 елның 17 ноябреннән башлана. Ул вакытта комиссариат Иске Зәй бистәсендә бер катлы агач бинада урнашкан була. Беренче хәрби комиссар вазифасын Алексей Елистратов башкара. Зәйнең 11600 кешесе Бөек Ватан сугышына нәкъ менә шушы комиссариат аша китә.
Бүгенге көндә район хәрби комиссариатында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов җитәкчелегендәге 17 хезмәткәрдән торган коллектив алар алдына куелган бурычларны уңышлы үти. Гражданнарны чакыру һәм контракт нигезендә хәрби хезмәткә алу йөкләмәләре арттырып үтәлә. Әлеге уңышта биредә эшләүче һәр хезмәткәрнең үз өлеше бар. Зәй хәрби комиссариаты - республикада яхшы эшләүче хәрби комиссариатларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев