Зәй офыклары

Хөрмәтебез зур сезгә, өлкәннәр!

Өлкәннәр көне – мәрхәмәтлелек бәйрәме, бу көнне без әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга аеруча игътибар белән карыйбыз. Бу бәйрәм – безнең киләчәк өчен фидакарь хезмәт куйган өлкән буынга хөрмәт, рәхмәт һәм мәхәббәт билгесе.

“Алтынчәч” бакчасы ветераннарын без һәрвакыт күз уңында тотабыз. Сөйләшеп, аралашып, ярдәмләшеп торабыз. Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  ветераннар яшәгән ишегалдында кечкенә генә концерт программасы белән чыгыш ясады. Шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар, уйнадылар. Якыннан аралашу, очрашулар чикләнгән вакытта мондый игътибар булу өлкән апаларыбызны сөендерде. Ахырдан балалар ветераннарга үзләре әзерләгән кечкенә генә бүләкләрен тапшырдылар.

Зәния Закирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: