Яңалыклар

Хөрмәткә, зурлауга лаек алар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәйгә эшлек-ле сәфәрендә район Советы утырышында 95 яшьлек юбилеен билгеләп узучы сугыш ветераны Анна Моисеева белән 90 яшьлек тыл ветераны Алексей Скворцовны котлап, бүләк тапшырды. Ветераннар - мондый хөрмәткә, зурлауга лаек буын.

Тыл ветераны Алексей Скворцов - Кабан-Бастрык авылыннан. Эшкә тырыш, урта хәлле  Епифан ага гаиләсендә туып үскән ул. Әлеге гаиләгә сәяси золым җилләре дә кагылмый калмый: өйләреннән куылып, кеше мунчаларында йөрергә туры килә. Сугыш башланганда Алексейга 13 яшь була һәм аңа үзе дә сизмәстән олы тормышка аяк басарга туры килә. Җир сөрүме, иген урумы, бозау караумы, агач эшкәртү дисеңме, печән, борчак чабумы, пилорама яки тегермән эшеме - барысы да яшүсмерләр кулына кала. Алексей бу эшләрнең барысына да өйрәнә һәм күнегә. Әлеге һөнәрләр аны гомере буе озата килә. Сугыштан соң әтисенең Алексейны милициялеккә бик укытасы килә. Әнә апам Нинаны укытыгыз, кеше итегез, ди ул. 1948 елда армиягә алына, 3 ел армиядә  хезмәт итеп кайта. Туган авылында яшәп, Анна атлы тырыш кыз белән гаилә кора, балалар үстерәләр, җәмәгате вафатына ике дистә ел узган инде. Бүгенге көндә 6 баласының 4есе - исән. Григорий белән Викторы инде лаеклы ялда, Викторы әтисе белән Кабан-Бастрыкта төп йортта яши. Кызы Нина күп еллар  “Чаллы бройлер”да эшли, улы Иван да Чаллыда яши, монтажчы.
Апасы Нина укытучы һөнәрен үзләштереп, гомерен педагоглык эшенә багышлый. Мәгариф ветераны быел 95 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыена, энесе белән һәрдаим аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп  яшиләр.  Иң кече энеләре Петр Епифанович - отставкадагы майор,  76 яшендә, гаиләсе белән Оренбург шәһәрендә гомер итә, аның белән дә элемтәләре өзелми Алексей аганың.
Көр күңелле  булганына куанып, шөкер кылып, ил-көннәр тынычлыгын теләп яши Алексей Епифанович. Парламент җитәкчесе котлавыннан исә бихуш калды ил агасы.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хөрмәткә, зурлауга лаек алар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар