Зәй офыклары

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.

Авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим тармагы булды һәм шулай булып кала да.   Бүген республикабыз һәм илебезнең тотрыклы үсеше, гражданнарның иртәгәге көнгә ышанычы күпчелек авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре тырышлыгына бәйле. Сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәләре җәмгыятебез тотрыклыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы гарантиясе булып тора.
Бүген Зәй районы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре район  буларак,  республикада лаеклы  урын алып тора. Бөртекле культуралардан мул уңыш үстерелде: барлыгы 152 мең тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 40,1 центнер тәшкил итә. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде.  Районның төп культурасы  - шикәр чөгендере алу дәвам итә, аны үстерүгә чөгендерчеләребез зур тырышлык куйды. Быел шикәр чөгендереннән уңыш бер  гектардан 500 центнердан артык тәшкил итә.    Терлекчеләребез дә тырыш хезмәт куя. Районда авыл хуҗалыгы производствосы белән 62 фермер хуҗалыгы, 6 гаилә фермасы шөгыльләнә, райондагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 9 процентын алар  җитештерә. Гаилә фермалары төзү буенча рес-публика программасы актив төстә тормышка ашырыла. Безнең эшкәртү сәнәгате предприятиеләребез тотрыклы эшли, алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур. 2018 елда ачылган “Зәй” агросәнәгать паркы хуҗалык итүнең кече  формаларын үстерүгә яңа омтылыш бирде, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар биредә үзләре җитештергән продукцияне турыдан-туры арадашчыларсыз сата ала.
Хөрмәтле район агросәнәгать комп-лексы хезмәтчәннәре! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, барлык   башлангычларыгызда уңышлар, ният-омтылышларыгызның чынга ашуын,  иртәгәге көнгә ышаныч телим.
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: