Зәй офыклары

Хөрмәтле мөселманнар!

Изге Ураза бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Ураза бәйрәме -  изге Рамазан ае тәмамлануны белдерә, рухи чистарыну, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, яхшылыклар кылуны чагылдыра. Әлеге рухи кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр өчен дә уртак, якын гамәлләр.   Алар якыннарыбызга игътибарлы, мәрхәмәтле булырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өнди, тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә. Бүген җәмгыятьтә үзара аңлашып, бердәм, бер-беребезгә авыр чакларда терәк булып, катлаулы чорларны лаеклы үтеп, илебезнең, республикабызның һәм районыбызның алга таба үсеше өчен тырыш хезмәт кую,  тотрыклылыкны һәм үсешне тәэмин итү аеруча мөһим.
Традицияләргә тугры калып, зәйлеләр Ураза бәйрәмен туганнары һәм якыннары белән билгеләп үтәрләр дип ышанам. Ураза бәйрәме барыбызга  да рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышану китерсен. Тормышыгыз изге эш- гамәлләр белән баесын. Иң яхшы омтылышларыбыз тормышка ашсын, ә бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә гармония һәм шатлык алып килсен, һәр зәйленең күңеле  җылылык белән тулсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф  Кәримов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: