Зәй офыклары

Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар!

Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз башында без күңел җылысына бай матурлык бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көн һәрвакыт мәхәббәт, хыял һәм киләчәккә ышанычны гәүдәләндерә.

Хатын-кызларыбыз эшләмәгән өлкә юк: алар эштә дә һәм карьерада да һәрвакыт уңышка ирешә. Шул ук вакытта мөлаем, ягымлы,  сөйкемле булып калалар. Алар яхшы хуҗабикә, яраткан әни, ышанычлы тормыш иптәше дә. Сез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз,  бетмәс-төкәнмәс сабырлык, зирәклек, шәфкатьлелек, миһер-банлылыкка ия. Сезнең мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгыгыз якыннарыгызны көчлерәк итә, аларга үзләренә ышаныч бирә. Сез һәр эшне уңышлы башкарып чыгарга сәләтле, иң катлаулы мәсьәләләрне җиңел генә хәл итәсез.
Районыбызда күп нәрсә сезнең идеяләрегез, зирәк, эшкә сәләтле һәм талантлы булуыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез,  иҗат итү һәм дөньяны  ямьлерәк итү теләгегез белән сез эшчәнлекнең барлык тармакларында үзегез турында белдерәсез. Без сезнең тормыш оптимизмы, эшегезне һәм һөнәри казанышларыгызны бергә туплый белүегезгә сок-ланабыз.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәйрәм кәефе, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим! Тормышыгызда якты һәм шатлыклы көннәр күбрәк булсын!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: