Зәй офыклары

Хөрмәтле зәйлеләр, мөхтәрәм мөселманнар!

Сезне чын йөрәктән ислам динендәге изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтендәгеләрнең тормышында мөһим роль уйный, кешеләрне берләштерә, аларда ислам диненең рухи кыйммәтләрен туплый, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, сак караш  тәрбияли. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек бурычлар исламда һәрвакыт көчле булды.
Бүген республикабыз һәм районыбыз мөселманнары, иң яхшы ислам традицияләре тарафдарлыгын саклаган хәлдә, җәмгыятьтә югары рухи кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйный, яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә, рухи яңарыш мәсьәләләрендә, дингә ышанучылар арасында бердәмлекне ныгытуда актив позиция тота. Киләчәктә дә шәһәребез һәм районыбыз мөселманнары толерантлык, дини-рухи камиллек принципларына нигезләнеп, халкыбызның күп гасырлык бай мирасын торгызу, аны тагын да арттыруда, этноконфессияара багланышларны җәелдерүдә, үзара тынычлык һәм татулыкны саклауда үз өлешен кертер дип ышанам.
Безнең иң матур хыялларыбыз чынга ашсын, бәйрәм һәр йортка тынычлык һәм шатлык алып килсен, һәр зәйленең күңелен игелекле гамәлләр белән баетсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: