Яңалыклар

Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәр-районыбыз кунаклары!

Сезне Яңа 2018 ел белән котлыйм.

2017 елны озатып, яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез.
  Узып баручы елга нәтиҗә ясап, аның безнең район өчен уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк.  Шәһәрдә стадион, “Энергетик” Мәдәният сарае, Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлеше  үзгәртеп корылды. Муниципаль архив бинасы файдалануга тапшырылды. Капиталь төзекләндерүдән соң район үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге ачылды, Иске Тәкмәк юлы төзекләндерелде, Керәшен Мәлеме авылы яңа күперле булды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Авылларда - клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, административ биналар, күперләр, шәһәр бистәләрендә табиб амбулаторияләре төзелә.  Бездә республика масштабындагы ярышлар үтә һәм спорт объектлары файдалануга тапшырыла. Район-шәһәр предприятиеләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре быел яхшы күрсәткечләргә иреште.  Бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыеп алынды. 2017 ел муниципаль районда Балалар һәм яшьләр елы буларак узды. Ел дәвамында эшчәнлегебездә  төп юнәлешләребезнең берсе   үсеп килүче яшь буынга яхшы шартлар тудыру булды.  Бу эш 2018 елда да дәвам итәчәк: киләсе ел районыбызда Мәгариф елы дип игълан ителде.
Без зәйлеләрнең тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә  куелган максатларга бергәләп ирештек. Туган төбәгебез иминлеге өчен хезмәт куйган, көндәлек хезмәте белән уртак эшебез уңышына өлеш керткән бар кешегә рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне барчагызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләр, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын,  яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, җылылык һәм шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын!
 Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәр-районыбыз кунаклары!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар