Зәй офыклары

Хөрмәтләүгә лаек зат

Кичә Зәй хакимиятендә узган аппарат киңәшмәсендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Атлас Галиәхмәтовка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аңа бүләкне тантаналы төстә район башлыгы Разиф Кәримов биреп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Атлас Нургатаевич Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Россиядә татлы тамыразык - шикәр җитештерүгә 200 ел тулу уңаеннан», Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуны лаеклы үткәрүгә өлеш керткән өчен, «Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен», «Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре»,Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә лаек.
«Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы атказанган хезмәткәре», Зәй муниципаль районы Почетлы гражданы Атлас Нургатаевич дүрт дистә елдан артык  гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлады, шуның 22 елын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы  вазифасында тырыш хезмәт куйды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: