Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Хәтер вахтасы-2021” акциясе старт алды

Әлеге акциядә ел саен зәйлеләр дә катнаша, “Гвардия” эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы барган урыннарда булып, казу-тикшерү эшләре алып бара.

Узган  шимбәдә  Казанның Җиңү паркында «Хәтер вахтасы-2021» республика акциясе  старт алды. Әлеге чара  яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында уздырыла.

Акция активистлары эзләнү экспедицияләренә йөри, казу, тикшерү эшләре алып барып, сугыш елларында хәбәрсез югалган, һәлак булган солдатларның сөякләрен таба. Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршындагы"Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров җитәкчелегендә яшьләр дә әлеге мөһим патриотик эшләрдә катнаша.  Зәйлеләр Казанда акцияне ачу тантанасында катнашты.

Фотолар Зәй яшьләр эшләре идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев