Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Хуҗасыз этләр: әлегә барысын да тотмаганнар

Зәй районында яшәүчеләр заявкалары буенча хуҗасыз этләрне тоту дәвам итә.

Агымдагы ел башыннан Зәй районында 135 хуҗасыз эт тотылган. Район белән килешү төзегән Ульяновск шәһәреннән махсуслаштырылган оешма атнага  ике атнага бер мәртәбә  килеп, хуҗасыз этләрне тотып алып китә. Бу эшнең  районда ничек алып барылуы  турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова сөйли.

- Элек  хуҗасыз этләрне ату бар иде. Шул рәвешле районда аларның саны киметелеп торылды. Хәзерге вакытта закон хайваннарны рәхимсез  үтерүне тыя, шуңа күрә хайваннарны тоту, стерильләштерү һәм вакцинацияләүдән соң, районга кире кайтаралар. Әйе, алып китеп, тиешле процедуралар узган этләр  үрчи алмый, әмма тотып алып китмәгәннәре  үрчи, билгеле. Әмма тора-бара андыйларына да чират җитәчәк.

Татьяна Кузнецова белдергәнчә, этләргә котыру һәм башка авырулардан прививка ясыйлар, әмма әлегә агрессиядән прививкаларны берәү дә уйлап тапмаган. Шуңа күрә закон шәһәр һәм район халкын урам этләре тешләүдән саклый алмый.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның мартында Дәүләт Думасына хайваннарны тоту турындагы законга төзәтмәләр кертелде һәм хәзер барлык йорт хайваннарын мәҗбүри чип беркетү көтә, ә хуҗасыз  этләр һәм мәчеләрне дәваханәләр һәм мәктәпләрдә тирәсендә  чыгаруны тыячаклар.

Ләйлә Мостафина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев