Зәй офыклары

Хуш киләсең Зәйгә сабантуй

Хуш киләсең Зәйгә сабантуй

Килеп  җитте  җәйнең  июнь  ае,
Сайрар  кошлар  күккә  юл  алган.
Табигатем  могҗизасы  булып,
Сабантуйлар  безгә  юл  салган.
Татар  халкы  сөйгән  бәйрәм  килә,
Аргамаклар  көтә  бәйгене.
Яшь  батырның  кулы  сөлгеләрдә,
Көрәш  дәрте  җәйри  җәй  көне.
Батырларны  барлый  көрәш  бәе,
Җыр  бүләге  суза  яшь  кызлар.
Кояш  балкып  җылы  нурын  сибә,
Күкне  бизи  тылсым  йолдызлар.
Бәйрәм  төсе  күчә  сабантуйга,
Җыр,  биюләр  бергә  җыелган.
Көне  буе  дәртле  бәйрәм  гөрли,
Халкым  риза  көрәш,  уеннан.
Кыза  бәйрәм,  көрәш  көтә  батыр,
Юртак  атлар  чаба  җан  фәрман.
Чын  татарча  уза  сабантуйлар,
Бәйрәм  төсен  бизи  дәрт, дәрман.
Әйдә  бәйрәм  тарат  шатлыгыңны,
Көрәшләрдә  сайла  батырны.
Сабантуйдан  илем  горурлана,
Гармун  уйна  басу,  җир,  кырны.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: